16+

Өйләребезгә кереп качсак, коронавирус безне таба алмас

Республика клиника йогышлы авырулар сырхауханәсеннән коронавирус авыруыннан дәваланып дүрт кеше чыккан. Аннан алдарак ике кеше сихәтләнгән иде. Сырхауханәдә ятучыларның да хәлләре яхшыруга бара.

Республика клиника йогышлы авырулар сырхауханәсеннән коронавирус авыруыннан дәваланып дүрт кеше чыккан. Аннан алдарак ике кеше сихәтләнгән иде. Сырхауханәдә ятучыларның да хәлләре яхшыруга бара.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 2 апрельдә онлайн режимда үткәрелгән матбугат конференциясен шушы сөенечле хәбәрдән башлады.

Табибларга рәхмәт!

Йогышлы авырулар сырхауханәсендә койка-урыннар бар. Кирәк була калса дип, тагын 3800 койка-урын барлап куелачак. Табибларга рәхмәт! Алар көне-төне эшли. Татарстанда коронавирусның кискен таралышы күзәтелми, - диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы кайбер предприятиеләрнең өлкәннәргә бушлай азык-төлек тарату акцияләрен хуплаган.

- Өлкәннәр коронавируска аеруча бирешүчән, шунлыктан, әти-әниләрегез бик өлкән яшьтә булса, алар янына кайтмый торыгыз, якыннан аралашмагыз. Продукцияне һәм башка кирәкле әйберләрне йорт яки фатир ишеге төбендә калдырыгыз. Продукцияне волонтерлар аша китертегез, - дип киңәш итте Лилия Галимова.

Үзгә режим

Коронавирус сәбәбендә, Татарстанда үзгә режим гамәлгә куелды. Республиканың 14 шәһәрендә дә керү һәм чыгу буенча үзгә режим булдырылды. Исемлектә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Азнакай, Менделеевск, Баулы, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Нурлат, Зәй.

– Үзгә режим вакытында, кешеләр кирәксә-кирәкмәсә дә шәһәргә кузгалмасын иде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктатачак. Рөхсәтсез юлга чыккан кешеләр рөхсәте булганнарның хәрәкәтенә тоткарлык кына тудырачак, - диде Лилия Галимова.

СМС-рөхсәт

Татарстанда 2590 кыска номерына смс хәбәр җибәреп үткәрү рөхсәте алып була. Лилия Галимова әлеге рөхсәтне иң кискен очракта гына алырга чакырды. Чөнки, 1 апрель иртәсендә генә дә 10 мең мөрәҗәгать кергән, шул сәбәпле рхсәт җибәрү тоткарланган. Кайбер кешеләргә рөхсәт хәбәре берәр сәгатькә соңгарып килгән. Мәсәлән, табибка кабул итү сәгате узгач. Каядыр барырга туры килгәндә, хокук сакчыларына шул соңгарып килгән “пропуск”ны күрсәтергә кирәк. Әлбәттә инде, кичә җибәрелгән электрон пропуск, бүгенгә ярамый. Якындагы кибеткә яки даруханәгә чыгу өчен махсус рөхсәт кирәкми.

Белешмә

Үзгә режим вакытында да эшкә йөрергә тиешле кешеләрнең белешмәсе булу шарт. Аны хезмәткәргә предприятие яки оешма әзерләп тапшыра. Белешмә таләп ителгән формада тутырылырга һәм бердәм реестрга кертелергә тиеш. Лилия Галимова кисәткәнчә, әгәр белешмә тиешле формада булмаса, хокук сакчылары аны тартып ала. Интернеттагы белешмә сату игъланнарына ышанмагыз, сатып алмагыз, чөнки андый документлар законлы түгел. Коронавирус турында ялган хәбәр таратучылар шулай ук җавапка тартыла.

Мәктәп

Эпидемия хәле яхшырганчыга кадәр мәктәпләрдә онлайн режимда уку тәртибе кулланыла. Кайбер ата-аналар сабыйларын бакчаларга йөртми. “Димәк, сабый бакчага йөрмәгән көннәр өчен түләү алынмаска тиеш”, - дип саный ата-аналар. Лилия Галимова бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ышандырды. Шулай ук кайбер ата-аналарга үз балаларын авылдан шәһәргә алып килергә кирәк икән. Мондый очракта, юлга чыгу максатын әйтеп, смс-рөхсәт алу мәслихәт.

Азык-төлек һәм аракы

Татарстанда коронавирус сәбәбендә, спиртлы эчемлекләрне сатуны туктату буенча мәсьәлә күтәрелмәгән. Республика территориясендә азык-төлек ташучы машиналарның канун нигезендәге хәрәкәтенә бернинди тоткарлык һәм чикләү юк. Татарстан Президентының күрсәтмәсе бу.

“Качышлы” уены файдасы

- Үзгә режимга җаваплы карасак иде. Өйләребездә һәм фатирларыбызда үзбикләнүдә утыру - иң нәтиҗәле чара. Татарстанда хәзер чит илләрдән кайткан һәм алар белән аралашкан 10 мең кеше карантинда утыра, республикада авыру теркәлүнең яңа очраклары юк. Шик-шөбһәгә бирелмик, имеш-мимешләргә ышанмыйк. Үзбикләнүгә ягъни өйдә утыруга җаваплы карыйк. Өйдә утырырга мәҗбүр итү - кеше хокукын бозу түгел. Биредә беренче планда-халык сәламәтлеген саклау. Бердәм җаваплылык күрсәтсәк, коронавирустан да иртәрәк котылырбыз, - диде Лилия Галимова.

 

“Кайнар элемтә” телефоннары:

8 (843) 231-20-70 - Сәламәтлек саклау министрлыгы;

8 (843) 296-02-24 - Роспотребнадзор;

8-800-222-59-00 телефоны көн саен 7.30-18.00 сәгатьләрдә эшли.

Волонтерларга 8-800-200-34-11 һәм 063, шулай ук “Мы поможем” колл-үзәгенә 8 (843) 598-3-598 телефоннары аша мөрәҗәгать итеп була. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading