Шәһри Казан

Озаграк яши башлаячакбыз: 2024 елда уртача гомер озынлыгы 79 яшькә җитәчәк

Төп максат – гомер озынлыгын арттыру, үлем очракларын киметү.

Төрле өлкәләр буенча республикада 49 илкүләм проект тормышка ашырыла. Аларның икесе сәламәтлек саклау өлкәсенә карый – «Демография» һәм «Сәламәтлекне саклау». Төп максат – гомер озынлыгын арттыру, үлем очракларын киметү. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатында киләсе өч елга 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, ул акчаларның 72 проценты  федераль бюджеттан каралган.  Сүз уңаеннан, мәҗбүри медицина иминияте фонды хисабына проектларны финанслау күләмен арттыра алганнар. Илкүләм проектның мөһим моментларына тукталып үтик.
Авылларга кадрлар кайтарылачак. Сәламәтлек саклау өлкәсенең иң авырткан урыны – кадрлар җитмәүдер, мөгаен. Өр-яңа ФАПлар төзелә, аларда эшләргә кеше юк. Баксаң, республикада 24 фельдшер-аку­шерлык пункты табиблар белән тәэмин ителмәгән икән. Бу проблеманы хәл итәр өчен «Земский доктор», «Авыл фельдшеры» программалары кысаларында шактый эш башкарыла.  Табибларны авылларга җәлеп итү өчен грант бирү, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү кебек алымнар кулланыла.  Нәтиҗә дә юк түгел кебек. Марат Садыйков, «Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты нигезендә быел авылларга 84 табиб, 10 фельдшер кайтачак, дип вәгъдә итте.
Балалар сәламәтлеге – мөһим тармакларның берсе. Балаларда авыруларны кисәтү максатыннан диспансеризацияне сырхауханәләрдә генә түгел, мәктәпләрдә дә кертергә җыеналар. Быелдан алты яшьтән узган балалар өчен профилактик тикшерүләр артачак. Балалар өчен яңа хастаханәгә дә ихтыяҗ бар.  Казанның Яңа Савин районында Республика клиник балалар хастаханәсе кебек зур хастаханә төзергә җыеналар. «Заречье территориясендә күп профильле балалар клиникасы юк, Казанның 1нче шәһәр балалар хас­таханәсен үзгәртеп, яңа хастаханә төзергә ниятлибез», – ди министр.
Илкүләм проект кысаларында  2024 елга ямаш шештән үлүчеләрне 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметергә телиләр, гомер озынлыгын 79 яшькә җиткерергә дип максат куелган. Медицина өлкәсендә заманча технологияләр куллану, цифр­лаштыруга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, тагын биш елдан һәр авыруның үз шәхси кабинеты булыр дип көтелә. Анда пациентның үзенә кирәкле белгечкә  язылу, өйгә табиб чакырту, белешмә алу мөмкинлеге булачак.  

Реклама

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: