16+

Пассажир гомере – 2 миллион?

Такси өлкәсендә эшләүчеләр елдан ел арта бара. Такси хезмәтен тәкъдим иткән оешмалар да яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үрчи. Юл һәлакәтләренең күбесе нәкъ менә таксистлар белән бәйле.

Пассажир гомере – 2 миллион?

Такси өлкәсендә эшләүчеләр елдан ел арта бара. Такси хезмәтен тәкъдим иткән оешмалар да яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үрчи. Юл һәлакәтләренең күбесе нәкъ менә таксистлар белән бәйле.

Дөрес, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе таксилар катнашындагы аварияләрне теркәгән аерым статистика алып бармау сәбәпле, бу өлкәдә республикадагы вәзгыятьне әйтеп бирә алмады, ә менә Россия юлларында таксистлар өч тапкырга күбрәк юл һәлакәтләренә эләгәләр икән.

Боларны күздә тотып Дәүләт Думасына закон проекты тәкъдим ителгән. Кыскасы, таксистларны пассажирларының гомерләрен 2 миллион сумга кадәр иминиятләштерергә мәҗбүр итәргә җыеналар. Әгәр дә авария вакытында пассажир зыян күрә икән, моның өчен иминиятләштерү компаниясе имгәнү дәрәҗәсенә карап кимендә ике мең сумнан компенсация түләргә тиеш булачак. Пассажир гомере 2 миллион сум белән бәяләнә.

Бүгенгә таксида пассажирларның хокукларын яклаган законнар юк та кебек. 2013 елдан Россиядә шоферлар арасында ОСГОП буларак билгеле иминиятләштерү төре таралган. Ягъни гомергә, сәламәтлеккә, милеккә зыян өчен пассажирлар алдында аларны йөртүчеләр граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерергә тиеш. Әйтик, пассажирның багажына зыян килгәндә 23 мең сумга кадәр компенсация түләү каралган. Бу закон таксистларга кагылмый иде. ОСАГО полисы һәр машина йөртүче өчен мәҗбүри анысы. Кешенең гомеренә, сәламәтлегенә зыян килгән очракта әлеге полис нигезендә 500 мең сумга кадәр түләү каралган.

Кызганыч, таксистларның күбесе рәсми төстә теркәлмичә эшли. Таксистларны эшкә алганда күп кенә оешмаларда машина йөртүчеләрне тикшереп тә тормыйлар. Яңа рульгә утырган, машина йөртү хокукын сатып алган машина йөртүчеләр дә таксига килә. Юлда йөрү кагыйдәләрен белмәүчеләр дә җитәрлек. Күбесе маршрутны навигатордан карап кына белә, экранга карап йөрү тагын игътибарны читкә юнәлтү дигән сүз. Таксистларның күбесе көне-төне эшли. Йокысы туймыйча эшләгән шоферның игътибары да кими.

Таксистларга пассажирларның гомерләрен мәҗбүри иминиятләштерергә туры килсә, юлда йөрү бәяләре дә күтәрелер, дигән фикер бар. Дөрес, бу сумма әллә ни сизелерлек булмас, иң күбе 1 сум 50 тиенгә генә артыр, дип уйлый закон проектының авторлары. «Яндекс Такси» кебек такси хезмәте белән җитди шөгыльләнүче оешмалар инде күптән мондый иминиятләштерүне ирекле төстә  башкаралар икән.

Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплаган. Сез ничек уйлыйсыз, таксистлар өчен мондый мәҗбүри иминиятләштерү кирәме?

Айсылу Леронова, “Татар радиосы”нда алып баручы:

- Таксист булып кеше яхшы тормыштан бармый. Гадәттә, акча эшләр өчен бу эшне сайлыйлар. Әгәр дә мәҗбүри иминиятләштерү кертәләр икән, димәк, таксист өчен бу өстәмә чыгымнар дигән сүз, болай да акчасы булмагач, ул йә эштән китә, йә теркәлмичә эшләргә мәҗбүр була. Төрле таксистлар очрый. Кайчакта үзем дә, юләр түгелме икән бу шофер, психик яктан тотрыклымы икән дип шикләнеп куям. Электәге кебек таксопарклар булсын иде ул. Эшкә килгән һәрберсен җиңелчә медицина тикшерүе уздырып алсыннар иде. Таксистларга куела торган таләпләрне катгыйландырырга кирәк. Бәлки саграк булсыннар өчен юлда йөрү кагыйдәләрен бозган таксистларга аерым тарифлар булдырырга кирәктер. Мәҗбүри иминиятләштерү аварияләр санын киметер дип уйламый, ә менә бер хәл була калса, иминият акчасы тиешенчә түләнерме, билгесез?

 Айзат Шакиров, шофер:

- Әгәр дә машина йөртүче рәсми төстә таксист булып урнашкан икән, ул оешма куйган таләпләрне үтәргә, үз чиратында мәҗбүри иминиятләштерүне дә ясатырга мәҗбүр була. Ләкин, таксистларның 75 проценты теркәлмичә эшләгәнен исәпкә алсаң, кем генә иминиятләштерү ясатыр икән дип уйлыйм. Вакытлыча акча эшләргә чыккан кеше өчен өстәмә түләп страховка ясату отышлы түгел.

Айдар Хәбиров, таксист:

- Таксига яңа эшкә урнаштым. Ялны белми эшләсәң, шактый акча эшләргә була икән анысы. Әмма, организм да хәлсезләнә, рульдә йоклап китмәс өчен энергетик, кәһва эчеп йөрүче таксистлар да очрый. Пассажирларның гомерләрен иминиятләштерергә мәҗбүр итәчәкләр дигәненә ышанмыйм. Чөнки күп компанияләрдә юк кына детальләрне дә тикшерүче юк. Әйтик, таксист чиста пөхтә машинада гына пассажирларны йөртергә тиеш. Ләкин моны компания ватсап аша гына тикшерә. Ә ул телефон аша әллә кайчангы фотоны да җибәрергә була. ОСАГО полиссыз йөрүчеләр дә бар бит әле, башта ул мәсьәләдә проблемаларны хәл итеп бетерсеннәр иде.


Фото: http://www.evening-kazan.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading