Шәһри Казан

Павел Астахов : “Баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит!”

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Рональд Макдональд йортында журналистлар белән очрашты.

Анда Балалар омбудсменының бэби-боксларга карата фикере белән дә кызыксындылар. Павел Астахов фикеренчә, "бэби-бокс"ларны урнаштыру - нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим.
-- Мин үз фикеремне 2010 нчы елда ук җиткергән идем инде, аны Президент та хуплады. Баладан аноним төстә баш тартуны рөхсәт итүче бер генә закон да юк, юкса баланың үз әти-әнисен, милләтен, туу урынын һәм вакытын белүгә, ата-анасыннан мирас варисы булуга хокукы бозылыр иде. Ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, балалар барыбер алардан калган мирас варисы булырга тулы хокукка ия. Бу мәсьәләдә кирәгеннән артык хисләргә бирелү күзәтелә. Фикерләүләрдә эмоциональлек көчле, шуңа күрә "бэби-бокс"лар мәсьәләсенә реаль күзлектән чыгып бәя бирелми. Мәсәлән, Бөекбританиядә балаларны ташлап калдырган өчен һәм Бельгиядә "бэби-бокс"ларны пропагандалау өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән, - диде ул.
Россия Бала хокуклары буенча конвенциядә катнашучы булып санала. Ә анда бэби-боксларны тыю турындагы расланган документ бар. Димәк, балар өчен әрҗәләр куюны Бала хокуклары буенча конвенция дә рөхсәт итми булып чыга. .
- Бэби-бокслар балалардан баш тартуга этәргеч бирүче иң гади, нәтиҗәсез һәм коточкыч ысул, - диде Павел Астахов.

Өч ел элек Татарстанда балалардан баш тартуның 149 очрагы теркәлгән булса, былтыр мондый 70 факт билгеле булган.

Реклама

-- "Татарстанда "бэби-бокс" ник кирәк? Без социаль ярдәм чаралары белән күбрәк баланың гаиләдә калуына ирештек. Менә нәтиҗәлелек кайда ул! "Бэби-бокс" куя калсагыз, баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит!" - дип тә өстәде Павел Астахов.

http://kmv.gorodskoitelegraf.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: