16+

Президент юлламасында әйтелгән ТӨП ФИКЕРЛӘР

20 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итте. Без анда әйтелгән иң мөһим фикерләрне 5 тармакка тупладык.

Президент юлламасында әйтелгән ТӨП ФИКЕРЛӘР

20 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итте. Без анда әйтелгән иң мөһим фикерләрне 5 тармакка тупладык.

Гаиләләргә ярдәм: пособияләр, ташламалар, ипотека түләүдә булышлык

Иң төп яңалыкларның берсе яшь гаиләләргә кагыла. 2019 елның 1 гыйнварыннан өченче балалары туган гаиләләргә ипотека буенча кредитларын каплауга 450 мең сум акча бирелә. Әлеге ярдәм чарасы арткы число – быелның 1 гыйнвары белән гамәлгә керәчәк.

Әгәр ипотеканы каплауга файдалана торган ана капиталын да кушсаң, сумма 900 мең сумнан артачак. Күп кенә төбәкләрдә бу фатир бәясенең күпчелек өлешен алып тора, – диде Владимир Путин.

Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Мисал өчен, гаиләдә 3 бала икән, фатирның 15 квадрат метры өчен гаилә салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк.

Шулай ук 6 сутыйга кадәр участогы булган күп балалы гаиләләр җир салымыннан азат ителә. Әлегә кадәр бу ташлама республикада пенсионерлар өчен гамәлдә иде.

Моннан тыш, Россия Президенты, торакны сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен, ипотека ставкаларын киметергә, 8 проценттан да арттырмаска кушты.

Хөкүмәт белән Үзәк банкка ипотека буенча ставкаларны 9 процентка кадәр, ә аннары 8 процентка һәм аннан да түбәнрәккә төшерергә кирәк, – диде ул.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният

2021 елга кадәр Путин яслеләр белән булган проблемаларны хәл итәргә, аларда ким дигәндә 270 мең яңа урын булдырырга кушты. Бу максатлар өчен

өч елда 147 млдр сум акча тотылачак. Моннан тыш, аның әйтүенчә, 200 мең бала суүткәргеч һәм канализациясе булмаган мәктәпкә йөри. Ике ел эчендә бу проблемалар да бетерелергә тиеш. 2021 ел ахырына Россиянең барлык мәктәпләренең дә югары тизлекле интернетлар белән тәэмин ителүе мөһим.

Чираттагы яңалыклар укытучыларга һәм табибларга кагыла. Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк.

2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк,— ди Владимир Путин.

Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.

- "Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум, - диде Владимир Путин.

2019-2020 елларда 1590 табиб амбулаторияләре һәм фельдшерлык пунктлары төзелергә тиеш. Шулай ук “Сакчыл сырхауханә” проекты эшли башлаячак. Бу исә илдәге барлык сырхауханәләрдә чиратларны өч тапкырга киметергә булышачак.

 Хәзер төбәкләрдә «Сакчыл поликлиника» проекты гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә теркәү бүлеге һәм табиб кабинеты янында көтү вакыты уртача 3-4 тапкыр кыскара. Мин андый поликлиникаларда булдым. Алар бик яхшы эшли. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалы ата-аналар өчен яхшы шартлар булдырыла», — диде Владимир Путин.

Онкологик авырулар белән көрәшүгә 6 трлн сум акча бүлеп биреләчәк.

Төбәк һәм муниципаль музей, театр һәм китапханәләр керемгә салымнан азат ителәчәк.

Пенсия

Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкәндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә акча ала. Пенсия арткан очракта өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Россия Президенты.

Инде быелдан пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү һәр очракта да, пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Ягъни дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш, — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, ул 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәген әйтте. Нәтиҗәдә, гражданнарга алынмаган акча кире кайтарылачак.

Социаль өстәмә түләү күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән исәпләнә — 2019 елда ул тулаем ил буенча 8,8 мең сумнан бераз артыграк.

Икътисад, бизнес, мәшгульлек

Президент әйтүенчә, Россиядә сәнәгать һәм югары технологияге продукциягә бик зур ихтыяҗ формалаша.

Бу бернинди арттыруларсыз, Россия бизнесы, машина, станоклар, микроэлектроника, IT-индустрия һәм башка юнәлешләрнең сыйфатлы үсеше өчен тарихи мөмкинлекләр, – дип билгели ул.

Илкүләм проектлар кысаларында җиһазлар алу өчен якынча 6 трлн сум акча тоту планлаштырыла. Моннан тыш, Путин үзебездә җитештерүчеләргә таянырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген дә ассызыклады.

Тышкы сәясәт

Владимир Путин әйтүенчә, Россия Белоруссия белән бәйләнешлелеген ныгытачак, Япония белән сәяси диалогны үстерәчәк. Кытай белән мөнәсәбәтләрне Путин “икътисадта нәтиҗәле эшчәнлек үрнәге” дип бәяләде. Ә Европа белән гадәти сәяси һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча реаль адымнар ясалуына ышанычын белдерде.

 

 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

– Юлламада телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим. Юллама, беренче чиратта, демографиягә кагыла, без бу теманы күп тапкырлар күтәреп чыктык. Шунысы кызганыч, республикада инде ике ел рәттән туучылар санының кимүе күзәтелә. Россия Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә бик зур игътибар юнәлтте. Әлеге юнәлешләр буенча үзебезнең дә республика программалары бар. Юлламадагы цифрлы икътисадны үстерү, илнең оборона сәләтен күтәрүгә бәйле башка темалар да зур әһәмияткә ия. Республикада әлеге бурычларның барысы да үтәлергә тиеш. Безгә торак төзелеше мәсьәләсенә комплекслы якын килергә, ипотеканың үтемлелеген тәэмин итәргә, инженер, транспорт, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк.

фото -  www.kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading