Шәһри Казан

«Привоз» базарына нәрсә булды?

9 Яңа Савин районындагы «Привоз» 1 нче күмәртәләп яшелчә, җиләк-җимеш сату базарында эшләүче ун кеше - дүрт ир-ат һәм алты хатын кыз, «базардагы эшчәнлекне дәвам иттерү» таләбе куеп, вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итте. Аларның бу адымга баруларына 30 гыйнвар көнне, көтмәгәндә-уйламаганда, суд карары нигезендә, базар эшчәнлегенең туктатылуы сәбәпче булган. Хәтерләсәгез,...

Башка чарабыз юк
Ач торучыларның хәл-әхвәлләрен белеп кайтырга, дип, шунда юл тоттым. Квартал якларында урнашкан базарны эзләп табып, янына барып җиткәндә, көн кичкә авыша иде. Мине базар алдындагы парковка мәйданын кардан чистартып йөрүче хатыннарның эте хуҗалары янында батыраеп каршы алды. Эткә алдым белән борыла-борыла, әйләнә-тирәне сакларга куелган полиция хезмәткәре янына атладым. Ачлык тотучылар урнашкан җиргә юлны ул күрсәтте. Хәер, административ бинаның тәрәзләренә эленгән «Башка чарабыз юк!», «Бу - йөрәк авазы» ише язулар һәм кәгазьгә төшерелгән уклар буенча, ач торучыларның кайда икәнлеген ачыклау болай да авыр түгел икән. Биредә барлыгы 73 эшкуар исәпләнә, һәркайсының берничә эшчесе бар.

«Хуҗабыз әйбәт, товарларыбыз очсыз, сыйфатлы!»
ТР Прокуратурасы хәбәр итүенчә, узган ел әлеге базарда төрле ведомстволар тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә кануни таләпләрне бозу фактлары ачыкланганлыктан, шуларның үтәлеше тәэмин ителгәнче, 29 гыйнвар көнне Яңа Савин район суды базар эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору карарын чыгара. Мисалга, көн суык тору сәбәпле, кайбер павильоннарда су торбасы каткан була, кайнар су гомумән кертелми, павильон ишегалларында чистартылмаган кар һәм чүп өемнәре эвакуация кагыйдәләрен боза, кайбер бүлмә почмакларында үрмәкүч оялары табыла, янгын куркынычсызлыгы тиешенчә тәэмин ителми һ.б.
«Безгә, урамда 31 градус суык торуына карамастан, 30 гыйнвар көнне әйберләребезне җыеп чыгып китү өчен биш минут вакыт бирделәр. Һава торышы шундый булганда, суның туңуы табигый. Мондый суыкта юньле кеше этен дә урамга чыгармый, ә монда күпме кеше эшләп, гаиләсен тәэмин итә, көн саен тонналап яңа яшелчә, җиләк-җимешләр килеп, сатылып бетеп тора. Хәзер тонналаган товарларыбызны нишләтик, кая урнаштырып бетерик, дип баш ватабыз. Алар складларда череп, бозылып ята. Мондый хәл булыр дип уйламаган да идек, кичтән яңа товар алдык, иртән базарны яптылар. Күпме кешенең алган кредитлары кычкырып яна», - ди 20 ел элек бирегә Мордовиядән килеп урнашкан 57 яшьлек Галия апа Янгличева. Яулыклы, көненә биш вакыт намазын укыган мондый апаларга пычрак куллар белән җиләк-җимеш сата дип дәгъва белдерү урынсыз гына түгел, хәтта уңайсыз да.
-Документларыгыз да тәртиптә түгел диләр. Медицина тикшерүе үтәсезме соң? - дим.
- Ничек үтмибез ди?! Һәр ел саен. Иң очсыз бәя бездә булганлыктан, бөтен шәһәр халкы, хәтта эре сәүдә челтәрләренә кадәр товарны моннан алып китеп, бәясен арттырып сата бит. Сәүдә үзәкләренең күбесендә ризыкларны теләсә кайсы сатып алучы теләсә ничек капшый. Ә без алай капшатып тормыйбыз, клиент теләгән ризыкны үзебез алып бирәбез. Безнең барлык документлар да тәртиптә, кафе эшчеләрендә генә җитешсезлекләр булган, базар сатучыларыныкы түгел, - ди Галия апа.
25 яшьлек Казан егете Евгений Морозовның да җиләк-җимеш сату бизнесына алынуына әле ел ярым гына вакыт үткән булган.
- Телевизордан бертуктамый, дәүләт яшь эшкуарларга ярдәм итә, дип сөйләп торалар. Шул да булдымы ярдәм?! Бер миллионлык кредит алдым, фатирымны залогка куйдым. Базар хуҗасы, хәлемә кереп, эшләп киткәндә аренда өчен акчаны да беренче айлардан ук ала башламыйча, аякка баса төшүемне көтеп торды, үзенең киңәшләре белән дә ярдәм итте. Мин бу хәлләрне рейдерский захват буларак кабул итәм. Без уңышлы урында утырабыз, монда җайлы, барысы да уйланылган. Шуңа күрә, бу урынны үз кулына төшерергә кызыгучылар табылгандыр, әмма китмәячәкбез! Моннан китеп, умырып арендага акча каеручылар авызына килеп керәсе килми, клиентларыбызны гына югалтып бетерәчәкбез. Базар нигә әлегә кадәр ун ел дәвамында уңышлы эшләп килгән, бернинди дә кимчелек тапмаганнар, менә ничаклы рәхмәт хатларыбыз, диплом, грамоталарыбыз бар! - дип, аптыраулы караш белән катыргы кисәкләрен күрсәтергә тотынды ул.
- Товарыгыз әрәм булгач, ник күченмисез соң? Сезгә бит хакимият ярдәм кулын сузган, шәһәрнең бер төркем базарлары ташламалы шартлар белән сату мәйданнары тәкъдим итәргә ризалашкан. Район җитәкчесе хәтта товарны күчерү һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм кулы сузарга әзерлеген белгертте, - дим боларга.
«Әйе шул. Моңа кадәр эшкуарларны ничек итеп «Яңа Тура»га илтеп тыккан булсалар, безне дә мәҗбүр итеп, Глушкодагы «Агропарк»ны эшләтеп җибәрергә тели торганнардыр. Шәһәрдә безнеке кебек күпләп мондый товарны сатып булырдай башка урын юк та. Әмма без андагы шартларга риза түгел. Биредә җайлы, бөтенесе көйләнгән, ияләнгәнбез. Моннан китәргә уйламыйбыз, мәетебезне алып чыксалар гына! Ә янгын куркынычсызлыгы, киресенчә, әйбәт уйланылган. Ишек ачылуга, ачык һавага чыгасың. Без бит чүпрәк түгел, яшелчә сатабыз», - ди ачлык тотучыларның тагын берсе Фатыйма Тассамбекова.
«Бөтен җирдә аренда бәяләре үсте, ә бездә аның инде дүрт ел күтәрелгәне юк. Кышын бәяләрне хуҗа хәтта бераз киметә дә әле. Үзендәге эшкуарларга һәм сатып алучыларга уңайлы булсын өчен менә дигән түләүсез машина кую урыны булдырды. Ун ел эчендә Кварталдагы сазлык урынын гөл итте», - ди ачлык тотучы яулыклы ханымнарның тагын берсе, Мордовиядән килгән татар хатыны.

Реклама

Кимчелекләр кимегән
Апелляцияләре яңа гына игътибарга алынып, Яңа Савин район суды базарда янә тикшерүләр үткәрү карары чыгарганлыктан, хәлләре авыр булса да, ачлык тотучыларның кәефләре күтәренке, күзләрендә өмет чаткылары барлыкка килгән иде. Алар базарда кабаттан үзләре акча түләп экспертиза үткәрттергән, күрсәтелгән кимчелекләрнең бер өлешен бетергәннәр, бу көнне дә базар эчендә эш кайный, кемнәрдер товарларын «газель»ләргә төяп китеп урнаштыра торса, икенче берәүләр базар мәйданында аунап яткан силикат кирпеч өемнәрен киметә тора, павильон эчендәге бүлмә араларын бүлү белән шөгыльләнә иде.
«Үрмәкүч оялары безгә карамый, ул бит кафе эчендә табылган. Янгын сигнализацияләре ике павильонда гына эшләми иде. Су торбасы һава торышы суык булу нәтиҗәсендә туңган, кайнар су өчен тиешле җиһазлар куйдырдык. Базар территориясен унлап техник хезмәткәр җыештырып тора», - дип тезеп китте ачлык тотучылар. Алар, зур түземсезлек белән, судның уңай нәтиҗә китерәчәген көтә.

Соңгы нокта куелды кебек...
Әмма бер яманатың чыккач, тиз генә чистарынам димә икән. Әлегә кадәр кимчелекләрне ТР Эчке эшләр министрлыгы, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Роспотребнадзор һәм Экология министрлыгы гына тапкан булса, бу җәнҗалны азагына җиткерү өчен тагын берничә дәүләт оешмасы кушылды. Ростехнадзор павильоннардагы берничә сәүдә ноктасы өстеннән 110 киловольтлы электр челтәре үтүен, өзелә калса, аның зур куркыныч тудырачагын, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы базар мәйданында мыштым гына казино эшчәнлеге алып барылуын, ә Казан шәһәре башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты аренда килешүләренең бозылуын ачыклады.
Нәтиҗәдә, әлеге комитет базар җитәкчелегеннән, арбитраж суды аркылы, җир арендасы һәм җирлексез баеп ятулары өчен, җиде миллион сумнан артык күләмдә акча таләп итте. Шуңа өстәп, әлеге ведомство 12 мең квадрат метр муниципаль мәйданның канунсыз үзләштерелүен, 4,5 мең квадрат метр мәйданның тиешле эш өчен файдаланылмавын һәм 9 ваклап сату сәүдә ноктасының канунсыз урнаштырылуын ачыклый. Әлеге материаллар ТР ЭЭМның УБЭПына һәм ТР буенча Росреестр идарәсенә җибәрелә. Казан башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты базар җитәкчелеген, әлеге фактлар нигезендә, җинаять һәм административ җаваплылыкка тартуны таләп итә. Моннан тыш, биш мең квадрат метрлы мәйданны базар җитәкчелеге «Привоз»ның кунак парковкасы буларак файдалана икән. 5,8 мең квадрат метр мәйданны машиналардан торып яшелчә һәм җиләк-җимеш сату өчен ачык мәйдан буларак файдаланганы өчен дә судка мөрәҗәгать материаллары әзерләнә. Ниһаять, аренда шартларын шактый бозганы өчен, Казан казнасының төп сакчысы «1 нче күмәртәләп сату базары» ҖЧҖ белән җир арендасы турындагы килешүне, вакыты чыкканын көтеп тормыйча, өзә. Бу «Привоз» хуҗалык итүче субъект буларак «үлде» дигәнне аңлата. Килешүләрне өзәргә рөхсәт бирүче мондый канун узган ел азагында гамәлгә кереп, бик күпләрнең бугазларыннан эләктереп, казнаны аренда хисабыннан баетуны 98 процентка җиткерергә ярдәм иткән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: