16+

Программа бар, акча җитәрлек... ләкин теплицада эшли белә торган кадрлар юк!

Соңгы елларда илдә теплица хуҗалыкларына зур игътибар бирелә. «Теплицы России» ассоциациясе китергән саннарга караганда, узган елны теплицалар саны 10 процентка, ягъни 2,6 мең гектарга арткан.

Программа бар, акча җитәрлек... ләкин теплицада эшли белә торган кадрлар юк!

Соңгы елларда илдә теплица хуҗалыкларына зур игътибар бирелә. «Теплицы России» ассоциациясе китергән саннарга караганда, узган елны теплицалар саны 10 процентка, ягъни 2,6 мең гектарга арткан.

Чит илләрдән кертелгән яшелчәләргә бәйлелектән котылу өчен, ил җитәкчелеге теплица хуҗалыгын ачуда ярдәм күрсәтә торган дәүләт программаларын булдыра. 2020 елга әлеге бәйлелек 70 процентка кимергә тиеш. Белгечләр әйтүенчә, финанс ярдәменнән тыш, икенче бер зур проблема – кадрлар җитмәү. Бүгенге көндә Россия­дә бер генә югары уку йорты да ябык грунтта эшләү өчен белгечләр әзерләми. Лаеш районының Егорьев авылында урнашкан теплица хуҗалыгының генераль директоры Рамил Мәрдановка да агроном эзләп шактый чабарга туры килгән.

«Лето» агропредприятиесенә караган әлеге хуҗалык 2016 елда ачылган. Анда ел әйләнәсе яшел тәмләткечләр үстерәләр. Бүгенге көндә кышкы сезонга әзерлек бара. 50 кв метрлы ике теплицага кыяк суганы утыртыла. Моннан тыш, җәй көне ике гектар ачык грунтта кинза, укроп, петрушка үсә. Җәйге чорда теплица эченә җылы ярата торган культуралар: руккола, кызыл һәм яшел базилик, сельдерей, бөтнек утыртыла. Шушында ук фасовкалау цехы да эшли. Теплицада үстерелгән яшел тәмләткечләр бөтен Россия буйлап таратыла, Сызраньга кадәр озаталар икән.
Хуҗалыкта, сезонына карап, 50дән алып 150гә кадәр кеше эшли.
– Яңа ел алдыннан һәм май бәйрәмнәре вакытында бездә эш кызу була. Анда өстәмә хезмәткәрләрне дә җәлеп итәбез, – ди Рамил.

Монда тирә-яктагы авыл кешеләре дә, Чувашия белән Мари Элдан килгән эшчеләр дә эшли. Киләчәктә аларга шушы территориядә тулай торак та төзергә исәплиләр.
– Сугару әлегә кулдан башкарыла. Гомумән, бездә кул хезмәте күп кулланыла. Көненә 500 кг нан башлап 1 тоннага кадәр уңыш җыела. Бер гектар мәйдандагы культураларны тиз генә җыеп, кичке биштән төнге икегә кадәр аларны үлчәп төрәбез. Иртән машиналар аларны кибетләргә китереп җиткерә. Шуның өстенә, алар тиз бозыла торган продуктлар. Эшче көчләр проблемасын хәл итеп була. Иң авыры – теплицада эшли белүче агроном табу. Ябык грунтта башка төрле ашлама, башка төрле технологияләр кулланыла. Казан дәүләт аграр университетында бер тармак буларак шундый белгечләр укытылып чыгарылсын иде. Квалификацияне күтәрү курсларын ачсалар да була. Мин үзем дә, белгеч эзләп, аграр университетка мөрәҗәгать итеп карадым. Декан белән очрашып, бер сөйләшербез дип килешкән идек. Ниндидер сәбәп­ләр белән ул сөйләшү булмый калды. Юкса, ил буенча алганда, андый белгечләр шактый зур хезмәт хакы ала, – ди ул.
Теплица хуҗалыгының фасовкалау цехында читтән кайтартылган тәмләткечләрне дә төреп саталар. Иран, Кипр, Израиль, Венгрия, Үзбәкстаннан чабрец, шпинат, розмарин һәм башка экзотик культуралар кайтарталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading