Шәһри Казан

«Һәр рәсемдә җан сурәте»

«Шәһри Казан» газетасында рәссамнарның даими үз урыны бар. Берничә ел дәвамында өзлексез чыгып килүче «Сәнгать әхрамы»н чыннан да үз итте алар. Шул исәптән, үзебездә рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен үткәрү дә матур традициягә әверелде. Моңа кадәр диңгезче-рәссам Шәүкәт Шәфыйгуллин, геолог-рәссам Фәрит Газизуллин, ТР Рәссамнар берлегеннән Зимфира Бикташева, Равил Заһидуллин, Канәфия Нәфыйков, Алсу...

Реклама

Әлбәттә, редакция коллективы гына түгел, безгә даими килеп йөрүчеләр дә көтеп ала бу күргәзмәләрне. Күргәзмә карарга дип, класслары белән мәктәп укучылары, төркемнәре белән студентлар да килә. Газетабызның 18 сентябрь санында дөнья күргән «Тормышны көзгедәгечә чагылдыра» дигән язмада даими укучыбыз Рәис Идрисов: «ШК» газетасы фойесында аерым рәссамнарның күргәзмәләрен карау тормышыма ямь өсти. Шунда Зөфәр Гыймаевның эшләрен дә күрергә насыйп булса икән. Шулай булса, редакциягә Казаннан, Чаллыдан, Балтачтан, Арчадан, Аксубайдан, Нурлаттан, Мөслимнән, Актаныштан килүчеләр һәммәсе «аһ» итәрләр иде», - дип язып чыккан иде. Укучыбызның теләген түкми-чәчми генә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаевның үзенә дә җиткердек. «Шәһри Казан»ның күргәзмәләр залында узган ачылышларның берничәсендә ТР Рәссамнар берлеге рәисе буларак катнашканы да бар иде Зөфәр әфәнденең. Шуңа күрә дә ул берсүзсез риза булды.
* * *
Баш мөхәрриребез Мансур Мортазин әйтмешли: «Күргәзмәләр күргән бар иде, әмма безгә танылган шәхесләрнең берьюлы моның кадәр портретлары килгәне булмады. Чыннан да, күргәзмәдә тәкъдим ителгән 40-50 эшнең яртысын диярлек портретлар тәшкил итә. Сүз дә юк, рәссам иҗат иткән портретлар галереясының бик аз өлеше генә бу. Монда әле аның Урманчесы да, Хәсән Туфаны да, Салих Сәйдәшевы да, Празат Исәнбәт һәм Нәкый Исәнбәтләре дә, Туфан Миңнуллины һ.б. да юк. Әдәбият-сәнгать әһелләре шәкелендә Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин, Мирсәет Яруллин, Хәлил Мәхмүтов, Дания Нуруллина һәм Наил Дунаевларның портретларын тәкъдим итә рәссам. Һәм күпмедер күләмдә ачылышка чакырылачак кунакларның кемнәр булачагын да, нигездә, әлеге эшләр билгеләде. Кунакларыбыз арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан республиканың М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, ТРның халык, РФнең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Наил Дунаев; РФнең атказанган, ТРның халык артисты Дания Нуруллина; Татарстанның һәм РФнең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров; Тинчурин театрыннан РФнең атказанган, ТРның халык артисты Исламия апа Мәхмүтовалар бар иде. КФУның «Казан кызлары» вокаль ансамбле белән берлектә очрашуыбызга музыкаль аһәң өстәгән Гүзәл ханым да очраклы кеше түгел. Дивардагы портретларның берсендә сурәтләнгән «Хор капелласы хормейстер»ы - нәкъ менә ул үзе, рәссамның хатыны. Казан Галимнәр йортының «Гармония» камера хорының җитәкчесе һәм дирижеры, КФУ доценты Гүзәл Әнвәр кызы Гыймаевадан тыш, без әле шушы иҗади гаиләдә туып үскән Әнвәр (ул Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге академиясен тәмамлаган яшь музыкант) белән Айгөлне (Санкт-Петербург консерваториясенең II курс студенты) күрергә дә бик өметләнгән идек. Берсе - кларнет, икенчесе гобой белән килсә, ул чагында очрашуыбыз чын-чынлап Гыймаевлар гаиләсенең иҗат кичәсе булачак иде. Хәер, миңа калса, ачылышта катнашучылар өчен интригалар болай да җитәрлек булды кебек. Шуларның иң зурысы - «Иҗат ул - минем яшәешем. Мин иҗаттан башканы белмим. Иҗат - беренче урында», - дип яшәүче рәссам Зөфәр Гыймаевны мим буларак та ачу булгандыр.
Мим, пантомима, дип авыз ачканбыз икән, сүздә эзлеклелек булсын өчен, Зөфәр Гыймаевның Казан сәнгать училищесында укыганда ук акробатика буенча спорт остасына кандидат икәнлегеннән башларга кирәктер. З.Гыймаев акробатиканы Ленинградның И.Е.Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура дәүләт институтына кергәч тә дәвам итә. Тик институтны тәмамлаганнан соң, егетнең кире Казанга кайтып китәчәген белгән тренерларның аңа вакыт сарыф итәргә атлыгып тормаганлыгын сизгәч, ныклап торып пантомима белән шөгыльләнә башлый. Бу шөгылен яшь рәссам Казанга кайткач та дәвам итә. Училищеда түгәрәк алып бара, ә кичләрен Юдиноның Тимер юлчылар мәдәният йортында балаларны 19 ел буе пантомима серләренә өйрәтә. Алай гына да түгел, Германиядә яшәүче энесе янына кунакка баргач, урамда чыгыш ясаучы мимнарга тап була Зөфәр Гыймаев. Тамашадан соң, артистларның яннарына барып, үзенең киңәшләрен дә бирә. Ә тегеләр исә каршыларында очраклы үтеп баручы гына түгел, ә чыннан да бу эшнең остасы торуын тиз төшенәләр. Һәм шунда ук үзләре белән чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Соңыннан да, программаларына кертеп, Германиягә чакыргалыйлар үзен. Озын сүзнең кыскасы, Зөфәр әфәнденең үз табышлары булган этюдларын караганнан соң, без дә, талантлы кеше һәр яктан талантлы, дияргә мәҗбүрбез.
Рәссамның эшләрендә эчке җылылыкны тойган портретлардагы охшашлыктан һушланган кунакларыбыз да шул фикерне тәкрарладылар. Башкача мөмкин дә түгелдер: көлеп торган мөлаем караш, күзләрдәге гамь, ирен читләрендә эленеп калган елмаю... боларның һәммәсен шуның кадәр табигый итеп сурәтли рәссам. Исламия апа Мәхмүтованың да, залга керүгә үк, күзләренә яшьләре тыгылды. «Хәлилнең үзен күргәндәй булдым. Син аның елмаеп торуын гына күр. Нәкъ үзе бит! Инде еламам дигән идем», - дип, геройларының йөзен дә, табигатен дә, эчке халәтен дә ачып бирә алган рәссамга яшь аралаш рәхмәтләрен җиткерде ул.
- Академия театрына барсагыз, анда безнең горурлыгыбыз булган портретлар галереясы бар. Безнең остазларыбыз. Шуның яртысыннан да ким түгел өлеше - Зөфәр эшләре. Ул аларны «терелткән». Без сәнгатьне тикшерә торган кешеләр булмасак та, аның ихластан эшләнгәне барыбер күренә. Театрга килгән кешеләр шаккатып китә шуңа. Чөнки Зөфәр - үзе театр оештырган кеше. Пантомима бөтен кешегә дә бирелмәгән. Миңа иң ошаганы - күргәзмәнең лирик тәэсире, табигать күренешләре булгандыр. Тукай үзе эндәшкән кебек тоелды, - дип, Наил Дунаев Тукайның «Җәйге таң» шигырен табигать күренешләрен сурәтләгән картиналарга шәрехләү буларак ирештерде.
Дания Нуруллина да З.Гыймаевның артистлар арасында күптәннән үз кеше булуына басым ясады: «Зөфәр белән очрашкач, аңа бөтен тормышыңны сөйлисе килә. Кайчагында туганыңа сөйләми торган серләр дә сыя аңа. Чөнки ул - ачык, тыйнак, сабыр кеше». Аннары: «Ә картиналарындагы төсләр шуның кадәр табигый. Илдар абый янына килгәч («Илдар Юзеев портреты» турында бара сүз. - Р.Ф.), «Исәнмесез, Илдар абый»,- дип эндәшәсе килә. Ул да хәзер нидер әйтер кебек. Кирәк бит! Казанның Кремлен дә чын-чынлап тормыштан алган да куйган кебек!» - дип соклануын да белдерде.
Газетабызның баш мөхәррире Мансур Мортазин исә: «Журналистлар, артистлар, рәссамнар һәм язучылар - алар бергә булырга тиеш. Безнең төп максатыбыз да шул. Әлбәттә, безнең эшебез болай да җитәрлек. Без журнал да, атнага бер чыга торган басма да түгел, ә көн саен чыга торган зур газета. Шулай булгач, күргәзмәләр үткәрмәсәк тә, эшебез җитәрлек, әмма безнең менә шундый залдан файдаланасыбыз килде. Бу эшне бик теләп алып барабыз. Ничә еллар «Сәнгать әхрамы»нда рәссамнарыбызның иҗаты белән таныштырабыз. Эшкә килүгә, шушы портретларны карыйбыз да, «Башкалар ташлап бетерсә дә, без барыбер югары сәнгатькә хезмәт итәргә тырышыйк әле, дигән уй килә», - дип, күргәзмәләргә үз мөнәсәбәтен белдерде һәм авторга редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды.
Шагыйрә Нәҗибә Сафинаның чыгышы да уйланырга мәҗбүр иткәндер: «Гадәттә, үзләрен югарырак күтәрер өчен, бөегрәк, дөньякүләм билгеле шәхесләрнең сурәтләрен ясыйлар. Ләкин Зөфәр әфәнде менә нәрсәне тотып алган: туган туфрагыңны, халкыңны югары күтәреп кенә син үзеңне күтәрә аласың. Йөгереп кенә киләм дә, беркемгә берни әйтми китәрмен, дигән идем. Күңелемдә уйлар өермәсе. Илдар абыйны күрдем. Бу портрет та күңелемдә уйлар өермәсен кузгатты. Уйлар өермәсен кузгата икән, димәк, әсәр бар. Мин һәр рәсемдә җан сурәтен күрдем һәм күңелдән генә:
«Зөфәр Гыймай,
Әйдә елмай,
Җаннарның сурәтен
Синең кебек
Сурәтләп булмай», -дип язып чыгып киттем», - ди Нәҗибә ханым.
Кунаклар арасында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова да бар иде. Рәссамның эшләрен тәфсилле өйрәнүчеләрнең берсе буларак, ул З.Гыймаевның эшләренә аерым-аерым тукталды. Аларның «күңел күзен үстерү»дәге өлешенә, геройларының күңел түренә яшеренгән якларын ачып бирә алу сәләтен ассызыклады. «Шәһри Казан» газетасының «Сәнгать әхрамы»нда узган гасырның 20 нче елларында сәнгать темасына чыккан «Сәнаига нәфисә» журналының чаткыларын күрәм, дип, безне дә дәртләндереп җибәрде ул.
* * *
Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: