16+

РАДИАЦИЯЛЕ КУРОРТ

Бик күп татарстанлылар Төркиянең Мерсин шәһәреннән элиталы фатирлар сатып ала башлады. Мерсин - Антальядан берничә йөз чакрым ераклыкта, Урта диңгез буенда урнашкан матур, курорт кебек шәһәр.

РАДИАЦИЯЛЕ КУРОРТ

Бик күп татарстанлылар Төркиянең Мерсин шәһәреннән элиталы фатирлар сатып ала башлады. Мерсин - Антальядан берничә йөз чакрым ераклыкта, Урта диңгез буенда урнашкан матур, курорт кебек шәһәр.

Фатирларны Синан Иншаат (Sinan Эnюaat) дигән төрек ширкәте сата. Россиягә инде күптән саталар, ә соңгы бер-ике елда игътибарны Татарстанга юнәлттеләр. Хәтта Казанда вәкиллекләре дә ачылды. Рекламалары татар радиоларында яңгырый. Ай саен таныштыру турлары оештыралар, барган һәркем фатир алмыйча кайтмый, ди ширкәтнең вәкиле бер әңгәмәсендә. Узган елны якынча 90 фатир сатканнар.
Җирле газеталар инде, «Татарлар Мерсинны яулый башлады», дип яза.
Бу фирма Казандагы гади фатир бәяләре буенча (1 кв.м. - якынча $1000) диңгез буенда элиталы апартаментлар сата. Коммуналь хезмәтләр елына 15000-17000 сумга төшә, диелгән сайтларында. Мерсинда елның тугыз ае җәй. Яшелчә, җиләк-җимеш җәннәте. Диңгез буе, комлык, пальма агачлары. Курорт инде, бер сүз белән әйткәндә.
Мондый бәяләргә һәм шартларга кем кызыкмас, беренче карашка... Ләкин пәрдә артында калган нәрсәләр дә бар.
Беренчедән, 2012 елның азагында Мерсиннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Мерсин-Аккое атом электростанциясе төзелә башлаячак. Икенчедән, Мерсин сейсмик яктан куркыныч төбәк. Әле 3-4 майда гына монда 4.0 баллы җир тетрәү булган иде. Җир тетрәү куркынычы янаган зонада АЭС төзү аерым бер тема, әлбәттә. Ләкин шушы ике фактор бергә туры килгән җирдә фатир сатып алырга теләүчеләргә инде үзегез бәя бирегез...
Югарыда күрсәтелгән бәяләрнең ышана алмаслык дәрәҗәдә түбән булуы шуның белән аңлатыладыр. Ләкин фатир сатучы фирма клиентларга бу турыда хәбәр итәме? Сайтларында да бернинди мәгълүмат та юк. Фатир алыргамы, алмаскамы - әлбәттә, клиент моны үзе хәл итә, ләкин клиентның нинди шартларда, нинди җирдә, нинди мохиттә яшәячәген белергә хакы бар.
Хуҗаларның, АЭС төзелеше башланганчы, кыска вакыт эчендә бөтен фатирларны сатып бетерәсе килә, әлбәттә. Ләкин бу эштә Россия халкының ваемсызлыгыннан файдалану бер дә куандырмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading