Шәһри Казан

Рафис Борһанов: “6 апрельдән укый башлыйбыз”

Студентлар, мәктәп укучылары һәм укытучылар көтеп алган төгәл яңалык җиткерәбез. Барлык төр укулар 6 апрельдән дистанцион формада башлап җибәреләчәк.

Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Мәгариф министрлыгының инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

“РФ Президенты Указы, РФ Мәгариф министрлыгы боерыклары һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 6 апрельдә Югары уку һәм һөнәри белем бирү йортлары дистанцион укуларын яңадан башлап җибәрелә. Республикадагы 1402 мәктәптә 1-11 сыйныфларда укучылар барлык дәресләрне уку планнары һәм расписание нигезендә дистанцияле укый башлаячак. Безнең педагоглар барысы да әлегә өйдә эшли. Укыту төрле платформаларда алып барылачак. Һәр ата-ана үз баласының кайда укуын белеп торачак”, – диде ул.

Реклама

Министр шулай ук аз комплектлы мәктәпләрдә укытуны башкача оештыру ихтималлыгын да җиткерде. “Азкомплектлы мәктәпләрдә укыту  эпидемиологик хәлләрнең тотрыклыгына да бәйле булачак. Без алга таба 20дән артык укучысы булмаган мәктәпләрдә укуларны оештыра алырбыз, дип уйлыйбыз. Андый мәктәпләр бездә 300дән артык, мондый сыйныфларда – 2-5 кеше, аларда укуларны оештырып булачак. Без барлык санитар- эпидемиологик чараларны күрербез һәм балалар куркынычсыз шартларда укуларын дәвам итә алырлар”, – ди министр Борһанов. 

Министр бер ук вакытта балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген дә белдерде. Анда бу көннәрдә эшкә баручыларның балаларын тоткарлыксыз кабул итәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: