16+

Республика ифтарын уздыру 10 миллион сумга төшә

22 июньдә "Kazan-Arena" стадионында узачак IV республика ифтарына ун мең кеше чакырылган. 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында үткән беренче ифтар 1 мең кеше катнашында узды.

Республика ифтарын уздыру 10 миллион сумга төшә

22 июньдә "Kazan-Arena" стадионында узачак IV республика ифтарына ун мең кеше чакырылган. 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында үткән беренче ифтар 1 мең кеше катнашында узды.

2012 елда "Казан-Арена" стадионында оештырылган чарага 2,5 меңләп кеше җыелды. Былтыр республика ифтарында биш мең кеше кунак булды. Быел исә аны тагын да күләмлерәк итәргә булганнар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, республика ифтарына күрше төбәкләр мөфтиләре, аерым алганда, Чувашстан, Мари Эл, Ульяновск, Чечня мөфтиләре, Баһрейн илчесе, Дагестаннан, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар киләчәк. Авыз ачу мәҗлесенә күп балалы, аз керемле гаиләләр, мохтаҗ кешеләр, инвалидлар чакырылган. Чакыру билетларын республика районнарына да таратканнар.

- Ифтар бушка уздырыла, кеше артык күп килә калса, уңайсызлыклар килеп чыгачак, шуңа да анда билетлар белән керүне оештырдык. Сигез меңләп чакыру билеты үз ияләренә барып җитте. Тагын ике меңләп билет калды. Билетлы булырга теләүчеләр 264-64-19 номеры буенча Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең кабул итү бүлмәсенә шалтырата ала, - дип белдерде мөфти журналистлар белән булган очрашуда.
Ифтарны диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" стадионы белән берлектә уздыра. Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов ифтарга әзерлек өч ай элек үк башлануын, аның уңышлы узачагына шиге булмавын әйтә.

- Кунакларны пылау, ит ризыклары, яшелчә салаты, җиләк-җимеш белән сыйлаячаклар, һәр кешегә берәр литр су тарату каралган, - диде ул. Айдар Шаһимәрданов ифтарның бюджеты ун миллион сумны тәшкил итүен дә хәбәр итте.

Матбугат очрашуында катнашкан "Kazan-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүенчә, газон өчен борчылырга кирәкми.
- Футбол кыры буйлап егерме ике уенчы чабып йөргәндә ул күбрәк зыян күрә. Анда ярты сәгать намаз укылганнан бернинди дә куркыныч юк. Моннан тыш, аның өстендә махсус каплау бар. Аның өстендә өч көн йөгерергә, биергә була, - ди ул.
Республика ифтарының программасы бай булырга охшаган. Мөфти Камил хәзрәт анда Коръән укылачагын, вәгазьләр сөйләнәчәген, мөнәҗәтләр яңгыраячагын хәбәр итте.

Фото: tatarinform.ru


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading