Әлбәттә, бер көнгә генә. Хәер, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу яктан искәрмә, ул: «Акцияләр булмаганда да мин эшкә велосипедта килгәлим», - ди.
Президентның спортны яратуы һәммәбезгә мәгълүм. Ел саен 22 сентябрьдә үткәрелүче «Бөтендөнья автомобильсез көн» акциясенең монысында да Рөстәм Миңнеханов: «Бу сәламәтлек өчен файдалы, һәркемгә тәкъдим итәм», - дип, эш урынына янә велосипедта җилдереп килеп җитте. Испаниядә 1994 елда узган «International Ciudades конференциясендә «автомобильсез көн» акциясен бөтен илләрдә даими үткәрү мөрәҗәгате кабул ителә. Акциянең максаты: җәяү хәрәкәтләнүне, велосипедта йөрүне, җәмәгать транспортын пропагандалау. Премьер-министр Илдар Халиков, мөрәҗәгатьне җиренә җиткереп үтәп, Министрлар Кабинетына җәяү килде. Казан мэры Илсур Метшин быел да метрога төште. Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов велосипедны сайлаган. Экология министры Артем Сидоров белән сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да дүшәмбе иртәсендә Казан урамыннан җәяүләп атлыйлар иде. Аларны туктатып, фикерләрен сорашып алдык. Артем Сидоров:
- Бүген «Автомобильсез көн» акциясе икәнлеген беләм, аның «Шәһәр мохите - кешеләр өчен, яшәеш өчен!» шигаре астында узганлыгын да беләм. Универсиадага әзерлек барышында, аннан соң да Казанда юллар төзелешенә зур игътибар бирелә, җәмәгать транспорты әйбәтләнде. Мин әледән-әле автобуска да утырам, - диде.
Адел Вафин: - Көненә 40 минут җәяү йөрү үзе генә дә, бернинди дарусыз, инсульт һәм инфаркт булуны киметә. Европада җәяү йөрүчеләр бик күп. Горький паркы яхшылап төзекләндерелде, ял көннәрендә гаиләбез белән шул паркка чыгып саф һава сулап йөрергә гадәтләндек,-дип, акциянең сәламәтлек ягына әһәмият бирде. Министрлар ГТО нормативларының кабаттан торгызылуын да хупладылар.
- Бу кирәкле әйбер, аны һәр яшьтә дә тапшырырга була. Экология министрлыгында квартал саен болай да спорт ярышлары үткәрә идек, - диде Артем Сидоров.
- ГТО мәктәп елларын хәтергә төшерә, мин дә нормативларны тапшырган идем. Сәламәтлек саклау министрлыгында гаиләләр катнашында «Күңелле стартлар» бәйгесе башлап җибәрергә исәп. Әле менә экология белән сәламәтлек саклау министрлыклары арасында ГТО нормативлары буенча үзара бәйгеләр оештыру турында сөйләшеп килә идек, - дип, Адел Вафин уртак планнары белән бүлеште.
«Автомобильсез көн» акциясе 1973 елда нефть кризисы вакытында башлангыч алган. Ул елларда мотор ягулыгын экономияләү беренчел максат булса, бүген инде сәламәтлек мәсьәләсе алгы планга куелды. Россия халыкара акциядә 2008 елдан катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар