Шәһри Казан

Римзил ВӘЛИЕВ: «Мин Зиләне дәүләткә кияүгә бирдем»

«Мин аның ире түгел, ул - минем хатын», - дип башлады сүзен Римзил абый, уенын-чынын бергә кушып. Римзил Вәлиев янына аның эшенә - Бөтендөнья татар конгрессына килүемнең сәбәбе «Пар канат» сәхифәсе аша алар гаиләсен яктырту иде шул. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, бүгенге көндә «Дөнья» телестудиясен оештыру белән мәшгуль Римзил Вәлиев...

Аның үсүе - безнең гаилә казанышы
- Римзил абый, Зилә ханым да, Сез дә - билгеле шәхесләр. Әмма алай да озак еллар Татарстан мәдәният министры булып эшләгән, хәзер «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә ханым Вәлиеваны Сезнең телдән ачу миңа күпкә кызыграк тоелды. Сүзне «ике тәкә башы» тарихыннан башлыйк инде - ничек икегез бер казанга сыя алдыгыз?
- Бездә бервакытта да каршылык, син нигә монда да мин монда, дигән кирәксез сораулар туганы булмады. 20 ел элек тә шулай дип җавап бирә идем, хәзер дә җавабым үзгәрмәде. Без икебез дә Уфадан, рухи яктан да, һөнәри яктан да бер тармак кешеләре. Аерма шунда гына - ул, журналист булса да, дәүләт кешесе булып китте.
- Аның дәүләт кешесе булып китүен Сез ирлек горурлыгы дигән сыйфат белән ничек кичердегез соң?
1992 елның мартында Зиләне Югары Совет Рәисенең беренче урынбасары итеп сайладылар. Һәм ул шул югарылыкта 20 елдан артык эшләде. Дөресен әйтәм - андый дәүләт югарылыгында шулкадәр озак эшләүче башка хатын-кыз юк, андый ирләр дә бик сирәк! Мин моны Зилә өчен горурланып әйтәм. Заманында «Мин сине ничек яраттым» дигән китап басылып чыккан иде. Менә шул китапта ирләре яисә хатыннары зур даирәдә эшләгән парлар белән интервьюлар басылып чыкты. Шул чакта мин бер мисал китереп җавап биргән идем. Безнең татарда атаклы бер пар бар иде - ире дә, хатыны да булдыклы, теләсә кайда сүзләре үтәрлек гаилә. Әмма хатыны, ирен дә уздырып, уңышлырак эш итә башлагач, ирнең ирлеге чыдый алмады - аерылыштылар. Исемнәрен бүген дә атыйсым килми, әмма ул парның аерылышуы нигезендә хатынының үзеннән алда баруын ирнең күтәрә алмавы ятты. Бездә андый хәл булмады. Мин Зиләнең үсешен гаиләбезнең уртак казанышы дип саныйм. Әмма бу минем артта калуым түгел - мин сәяси белем буенча тәҗрибәлерәк, аның исә журналистлык тәҗрибәсе зуррак иде. Мин 7 ел буе көндезге бүлектә ике югары уку йорты тәмамладым: икенчесе - Мәскәүнең элитар-сәяси уку йорты. Шуны тәмамлап кайтып, Уфада бергә эшләдек. Вакытында акыл белән дә, хис белән дә үлчәргә туры килде - бик тиз тураерлык перспективам, яшь вакытта карьеристлыгым тулып ашса да, тормыш үзенекен өйрәтте. Соңрак, тынычлангач, күләгәдә калырга да әзер булганмындыр.
- Уфадан Казанга килеп урнашулар ул вакыттагы «распределение» дигәннәре белән җиңел булмагандыр?
- Минем очракта аны качу белән тиңләсәң дә буладыр - башта мине «Московский комсомолец» дигән газетага бүлек җитәкчесе итеп чакырдылар, Уфа, без укыттык, дип, үзенә кайтарды. Соңрак «Комсомольская правда»га эшкә алганда да, Уфадан җибәрми тордылар. Сират күперен уздым... Зур авырлык белән килдем Казанга. Ул вакытта миңа 29-30 яшьләр иде - һәм, ышанасызмы, мин - үз гомеремдә беренче тапкыр башкаланы күрү бәхетенә ирешкән кеше! Роза Туфитулова һәм Госман Садә ярдәме белән, үз хәбәрче булып эшкә урнаштым, торыр урыным - «Яшьләр үзәге» кунакханәсе, 501 нче бүлмә. Иртән тәрәзәне ачам - каршыда Кремль, радиодан «Тыңлагыз, Казан сөйли...» дигән тавыш. Күңелемнән рәхәтләнеп елыйм - мин бәхетле! Шул вакытта ныклы карарга да килдем - нинди генә хәл булса да, Казанда калачакмын! Казанның һәр урамын бер тыкрыгын да калдырмыйча өйрәндем, 33 ел буе шушы бер «пятачок»та торам - аның миңа тәэсир итүче энергетикасы бар. Менә шушы минем карьерам. Үз хәбәрче булып килдем, шулай булып калдым - Казан мине кыерсытмады да, бернинди ташлама да бирмәде. Мин сыйфат ягыннан үстем - каршы торучы, буып ташлаучы булмады, башны ашамадылар.

Ул - дәүләт, мин - халык
- Шундый кеше иренең башын да ашасалар инде...
- Мин башны ашатырлык, гауга куптарырлык итеп эшләмәдем, чөнки анык белдем - дәүләт структурасында якының эшли икән, син аның йөзенә кызыллык китермәскә, җаваплылык тоярга тиеш. Безнең гаиләдән бер либерал - зыялы чыккан икән, монда минем өлеш тә бар дигән сүз. Милли федераль автономия җитәкчесе булып биш ел эшләдем. Милләт һәм аның кырылып яткан проблемалары - хөкүмәт ягыннан - хатын, милли автономия ягыннан мин җавап тотарга тиеш идем. Проблемаларны хәл итә алмасак, без икебез генә дошман булып калабыз. Мин, ярдәм итмәгән өчен, дәүләтне, бу очракта исә хатынны сүгәргә тиеш! Үзеннән-үзе әлеге эштән китәргә тиеш булдым һәм шулай иттем дә. Аңа кадәр журналистикадан китәргә туры килде - ул чакта Зилә матбугат министры иде. Зилә җитәкләгән тармакта эшләү җайсыз күренде. Эшенең катлаулы, четерекле икәнен аңладым, минем тарафтан каршылык булмаска тиеш иде. Мин аны дәүләткә кияүгә биргән идем бит инде - әле һаман да кайтуын көтеп яшим...
- Зилә Рәхимҗановна Сезне теләсә нинди җылы урынга утырта алган булыр иде инде...
- Зилә нейтраль кеше була белде - теге интригалы төркемгә дә, бу төркемгә дә кермәде. Кем нәрсә әйтсә дә, гадел була белде. Кеше сөйләмәде, сатмады - үз эше белән генә мәшгуль булды. Мин «Идел» журналына баш мөхәррир булып сайланганда, ул әле матбугат министры түгел иде. Ягъни мин бервакытта да аның кул астында буйсынып эшләмәдем. Иң күп тираж җыйган шәхси басма буларак, ул вакытта миңа дүрт тапкыр кыйммәтрәк тарату (доставка) бәясе куйдылар. Мин көтеп тормадым: «Егетләр, мин киткәч, «Идел»не барыбер дәүләткә алачаклар», - дип аңлатып киттем. «Ватан» дигән җәмгыять оештырдык. Һәм мин әйткәнчә булды да - «Идел»не дәүләт карамагына күчерделәр. Шул вакытта Зилә берәр урынга утырта алган булыр иде, әмма утыртмады.
- Икегез ике телдә сөйләшкәнсез инде...
- Минем әткәй дә шундый булган - гаделлек канда, күрәсең. Ничек инде Зилә ирен каядыр утыртырга тиеш? Зилә куйган урында мин үзем дә эшли алмаган булыр идем. Хәзер генә бит ул бардак китте - ике бертуган кочаклашып утыра, кода-кодагыйлар янда гына... Журналист буларак үстерә алган булыр иде, бәлки. Минем яктан аңа авырлык китерәсем килмәде, йөзем аклыгы да мөһим иде, сәбәбе - шулдыр. Татарның милли эшләре юнәлешендә әзерлегем, белемем булса да, алдан «хатынга юл куясы бар» дигән принцип йөрде. Башкача булса, ул бит коррупция, татарча әйтсәң, бурлык булыр иде.
- Зилә ханым Сезнең киңәшләргә колак сала идеме?
- Ул үзе чыгыш ясаган урыннарга минем керүемне яратмады. Мин аны аңлыйм - мин бит аңа ревизор күзе белән карыйм. Зур структурада эшли башлаган баштагы 5-6 елда чыгышлар әзерләгәндә ул миңа мөрәҗәгать иткәләгәндер. Вице-премьер, мәдәният министры булгач, ул миңа мөрәҗәгать итмәде, киңәшләрне тыңламады. Милли бәхәсләрдә Зилә бервакытта да минем якта булмады. Чөнки мин - милли хәрәкәт, ә ул - җавап бирергә тиешле дәүләт ягында. Җәмгыятьтә дә капма-каршы якларның уртак тел табуы гадәти күренеш бит ул. Зилә барыбер чиновник булып китте - пенсиягә китәр алдыннан да: «Мин - дәүләт кешесе», - диде. Ул сәясәткә, хөкүмәт эшенә нык тартылды. Ә дәүләт машинасының начар ягы бар - ул кешене баса. Безнең гаилә моделе җәмгыятьнеке кебек үк: Зилә - дәүләт, мин - халык. Шуңадырмы, безнең соңгы ун-унбиш елда фикерләр кардиналь рәвештә туры килмәде. Зилә барыбер «тегеләр» нәрсә әйтә - шуны әйтә килде. Чиновник гади кешене ничек кабул итсен, аңласын ди! Аның дәүләт эше һәрвакыт гаилә эшләреннән, безнең ихтыяҗлардан өстенрәк, мөһимрәк иде - хәзер дә ерак китмәде.
- Зилә Вәлиева үзе турында язганнарны укыймы?
- Үзе турында язганны да, минем язмаларны да укымый. «Татары у себя дома» дигән китабым басылып чыккач та, өстәленә салдым. Минемчә, ул аны ачып та карамады. Бу - хатын-кыз дигән сүз инде.
- Бәлки, яратмый, дигән сүздер?
- Бөтен акылын, бөтен барлыгын хөкүмәткә биргән кешенең фикер сөреше дә дәүләт структурасы югарылыгында булырга тиештер. Ә минем ирекле фикер сөрешем аңа ошамаска мөмкин. Укымавы - хатын-кызлыгыннан: кәефен төшермәс өчен укымый, ул бит хисчән кеше.

Минем керне башта министр юды, хәзер - Кремль директоры
- Римзил абый, Сезнең гаилә таркалырга тиешлегә мисал кебек. Гаиләдән башка кыйммәтләрне өстен куя башласаң, ир-ат ишеккә таба юл күрсәтергә дә озак сорамас...
- Бәлки. Бездә дә күп инде ул каршылыклар. Зилә минем белән һәрвакыт җитәкләшеп кинога, кунакка йөри алмый... Әмма ул бит хатын-кыз эшләргә тиешле эшләрдән дә читләшми - шимбә-якшәмбе юып-чистартып, үтүкләп, атналык ашарга пешереп куя. Менә бу эшкә кыстырып килгән күркә кәтлитен дә Зилә пешергән. Мин үзем ике генә эш - өй җыештыра һәм кер юа белмим. Вакыт тыгыз дип тормый - Кремль директоры шуларны юып, элеп куярга вакыт таба. Аның урынына һәркөнне иртән уятып, иртәнге аш әзерләп, помидор-кыяр турап, ботка яисә күкәй тәбәсе пешереп кую - минем эш. Рәхәтләнеп башкара торган эшем! Мин Зиләгә караганда иртәрәк ятам, иртәнге биштә торам. Һәркөнне иртәнге җидедә аның бүлмәсенә кереп, массаж ясыйм. Ял көннәрендә исә бик тәмле итеп ашарга пешерү - Зиләдән. Ул үзе тәмле пешерергә һәм тәмле ашарга ярата, теләсә кайсы ризык ашый торган кеше түгел. Азык-төлекнең кайсы кибеттән алынуы да аның өчен мөһим фактор.
- Ә каршылыклар нидән гыйбарәт, Римзил абый?
- Ул - шәһәр - Уфа кызы, мин - Бишкәктән, чеп-чи авыл малае. Зилә татар телен йомшаграк белә иде - балалар бакчасында әти-әнисенә, балагыз белән өйдә русча гына сөйләшегез, дип өйрәтеп кайтарып җибәргән булганнар. Шул 3-4 яшьтә буылган татар телен ул югары даирәдә эшли башлагач кына уята алды. Әмма либерал-зыялы булып калды, миндә исә авыллык кычкырып тора. Зилә - үтә пөхтә, затлы кеше, минем өчен бөгәрләнгән чалбар, сүтелгән ботинка бавы - гадәти күренеш. Авыл кешесе бөтен нәрсәгә авылча карый ич инде ул. Мисалга, мин 17-18 еллап йорт салдым. Зиләгә ярамады ул, минем йортны «тузган торак» дип атады. Бер тапкыр да кунганы да булмады - рәхәтләнеп мунчада юына да кайтып китә. Ул - дәүләт кешесе, мин - ирекле. Әмма каршылыклар бар дип кенә, кеше бер-берсеннән читләшми бит ул. Мин идеаль ир түгел, әмма кайчандыр ул минем энергетикага туры килгән икән, хәзер генә нишли ала инде ул минсез?!
- Аерылышу кебек мәсьәләгә үк барып төртелгән булмады алайса?
- Бер тапкыр булды. Әле ул вакытта малай кечкенә иде - таптым мин аның аерылышырга дип язган гаризасын. Аерылырга теләгән бу, әмма сәбәбен күрсәтергә кирәк дигән җирендә җавап яза алмаган. Мин аптырадым инде, гаризаны табып, аның янына чыктым: «Сәбәбен аңлат, мин төзәтәм», - димен. Анык кына нәрсә өчен икәнен аңлата алмады бу. Нәрсәгәдер үпкәләгән инде, ә авыз тутырып, менә шуның өчен дигән сәбәп тә юк. Шулай үткәреп җибәрдек без аны, ул мәсьәләгә башка кайтмадык та.
- Гаиләнең матди ягы өчен Сездә кем җаваплы булды?
- Казна бездә авыр мәсьәлә. Мин хатынга хезмәт хакын бирмәдем, үзем дә сорамадым. Башта тапканым бакча йорты салуга китеп барды, фатир өчен коммуналь хаҗәтләр түләдем. Фатирны рассрочкага алган идек - өлешләп түләдек. Безнең гаиләдә «Нәрсә өчен кем түли?» дигән сорау булгандыр, әмма кемнең күпме акча алуы турында сорау күтәрелгәне булмады. Өй кирәк-ярагын мин алып барырга тырыштым. Финанс мәсьәләсе урталай бүленгәндер. Туксанынчы елларда миңа эшем буенча еш кына чит илгә командировкаларга йөрергә туры килде. Ул чакта Зиләгә кием-салым алып кайта идем, аннан, кием дефициты беткәч, ул үзенә кирәкне үзе ала башлады. Акча бирешергә яратмадык кебек - һәркем үзенекен хуҗалыкка кертә килде. Аның миңа тун алып биргәне бар, минем исә аңа пәлтә алганым булды.

Реклама

Без икебез дә бер үк кешене яраттык
- Минем мәхәббәтнең борын төрткән вакытына күз саласым килә - ничек булган иде ул бер-береңә үлеп гашыйк булу?

- 1977 ел. Икебез дә самолетта Мәскәүдән Уфага кайтабыз. Ул вакытта Уфада икебез бер үк редакциядә эшли идек. Мин Зиләгә борылдым да әйтәм: «Безгә өйләнешергә кирәк булыр инде». Ни өчен, ди бу. «Без бит икебез дә бер үк кешене яратабыз - сине», - дидем. Ошады бу моңа - хатын-кыз бит ул супер-эгоист, аңа шул сүз генә кирәк! Минем әни башкачарак анысы - аңа ирне өстен кую, ир-ир дип өф-өф итеп тору мөһим. Минем белән алай ук булмады... Ул бит шулай - йә үзеңнән түбән булмаган хатын-кыз кирәк сиңа, йә үзеңнән дә хәтәррәк! Җүләрләр кирәк түгел бит! Мин аңа шул вакытта ук «подтекст» биргәнмен - мин дә сине яратам, синең дә үз-үзеңне яратканыңны беләм, янәсе. Эгоист булырга рөхсәт иткәнмен!
- Ул «подтекст» өчен үкенмәгәнсездер бит?
- Теге «Мин сине шундый яраттым» дигән китапта да бу сорауга җавап биргән идем. «Мин аның белән райкомнан куркып яшәмим. Торабыз әле. Ул белә - әгәр ул мине рәнҗетсә, мин аның белән бер сәгать тә тормаячакмын. Әгәр мин аны үпкәләтсәм, ул да «эх» дип тә әйтмәячәк - шундук китәчәк». Җавабым бүген дә үзгәрмәде - безне бернәрсә дә тотмый, әмма без бергә. Үкенүгә урын юк.
- Улыгызга кем күбрәк игътибар бирә алды?
- Денисламны үзебез карадык, әби дә булышты. Тышкы кыяфәте, холкы белән ул күбрәк әнисенә охшаган, сәяси мәсләк ягыннан миннән дә алган. Денислам КДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлады, бүгенгесе көндә Казанда Kassir. Ru дигән оешманы Алия килен белән алып баралар. Казанда быел Элтон Джон, Стинг, Джо Кокер кебек дөньякүләм йолдызларның концертларын оештырдылар. Күпләр, без малайны төшемле эшкә тыгып куйдык, дип фикер йөртәдер. Беркая да урнаштырмадык - үз башлангычы белән эш йөртә. Безнең исемнән йөргәне булмады, шуңа, үзенә бөтенләй башка тармакка кереп китте. Аны Мәскәүгә дә, чит илгә дә чакыралар.
- Бүген оныклар сөясез инде. Зилә Рәхимҗановнаның аңа вакыты каламы?
- Динәгә - 12, Тимурга - 7 яшь. Ул оныклар белән мәш килергә бик тә тырыша, әмма хәзерге оныкларның вакыты юк! Аларның көне-сәгате язылган - тегендә дәрес, монда түгәрәк. Мин, бабай буларак, каты торырга тырышам, Зилә исә сүз әйттертми.

Һәркем ялгызлыкка кайта
- Римзил абый, Зилә ханым министр кәнәфиен үзе теләп бушаттымы - Кремль үз теләге идеме?

- Кремльне үзе сайлап алды, министрлыктан пенсиягә чыгу сәбәпле китте. Ул бит инде болай да пенсия яшендә килеш биш елдан артык эшләде. Элек ничек эшли иде - һаман дәүләт исемле иренә тугры хезмәт итә... Мин аның белән рәхәтләнеп бассейнга йөрер, ял итәр идем, ә ул туктый алмый, һаман да җигелеп эшли. Миңа аның Кремль тыюлыгында эшләгән эше министр булуга караганда күбрәк ошады анысы - хатын-кыз өчен эстетик яктан матурлыкка омтылырлык эш кирәк. Элек ул шул ук эшләрне «тегеннән» башкарса, хәзер турыдан-туры Кремль музей-тыюлыгы аша эшли.
- Римзил абый, еллар мәхәббәт хисенә үзгәрешләр кертәме?
- Олжас Сөләймановның бер шигыре бар. Эчтәлеге болай: шайтан бер казах кешесеннән: «Хатыныңны яратасыңмы?» - дип сорый, тегесе практик гамәлләр белән генә җавап бирә: «Ничек әйтим, мин аңа базардан матур чынаяклар алып кайттым. Юлда икесе ватылган. Мин аларны ябыштырдым». Менә шуның кадәр тормышчан җавап - алар ниндидер хис-кичереш турында фикер йөртмәгән, әмма чынбарлыктан да ерак түгел. Яши-яши ниндидер кысалар, камытлар барлыкка килә - син шуңа яраклашасың, аны гадәти дип кабул итә башлыйсың.
- Пар канат кадере Сезнең өчен нәрсә ул?
- Хәзер инде без «үсеп җиткән». Без инде хәзер мөстәкыйль дә булырга тиештер! Бездән пар канат ясау дөресме икән әле ул? Кеше бит олыгая башлаган саен үзенең табигыйлегенә, ялгызлыгына кайта. Әмма шул вакытта тормыш көткән икенче яртыңнан башка аерым да тору мөмкин түгел - тормыш бик күп нәрсәләр белән бәйләп куйган, «беркеткән» була. Мин дә безнең гаиләне идеаль дип атарга җыенмыйм. Менә кичә ул Мәскәүгә китте. Мин машинага кадәр озата чыктым да, чыккач, вокзалга кадәр озата да бардым. Телдән әйтмәсә дә, озата баруымны теләгәнен сиздем. Бүген кич каршы да алам. Яшьрәк вакытта хатын яисә ир каядыр киткәч, бер-береңнән ял итеп аласың ич инде ул. Ә олыгая-олыгая ул да үзгәрә - тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын иде дә бергәләп утырып чәй эчәр идек, дип сагына башлыйсың...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: