16+

Россиядәге бердәнбер ислам банкинг үзәге Казанда ачылды

Партнерлык банкингы үзәген ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

Россиядәге бердәнбер ислам банкинг үзәге Казанда ачылды

Партнерлык банкингы үзәген ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

- Без бик авыр вакытта яшибез, каутлаулы икътисади хәлләр безне яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә. Партнерлык банкингы - яңа форма. Без, иң беренче чиратта, клиентларга Россиянең банк турындагы законнарына туры килгән һәм ислам банкингына каршы килми торган хезмәт күрсәтү формасын булдырырга тиешбез, - диде Рөстәм Миңнеханов, үзәкне ачу тантанасында.

Соңгы елларда Россия җитәкчелеге гарәп илләренә йөз тотты. Бу исә илдә ислам банк системасын кертү мөмкинлеген дә бирде. Нәтиҗәдә Казанда Россиядә бердәнбер булачак ислам партнерлык банкинг үзәге ачылды. Татарстан пилот төбәк буларак сайлап алынган. Үзәк Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия, Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанславы принциплары буенча эшләячәк. Кредит учреждениесе хезмәтлә­реннән, нинди диннән булуына карамастан, гади кешеләр дә, юридик зат­лар да файдалана ала. Ислам банкингы үзәгенең беренче клиенты «Зәкят» хәйрия фонды булачак. Бу үзәк эшчәнлегенең уңышлы старт алуы символы да булып торыр дип көтелә.

Әлеге банкның башка кредит оешмаларыннан төп аермасы - ул бер үк вакытта инвестиция дә, лизинг та, сәүдә компаниясе дә булып тора. Юкка гына үзәк партнерлык дип аталмый, ул үзенең клиентларының уңышы белән кызыксына, көтелмәгән хәлләрдә дә алар белән бергә була. Финанслауның киң таралган төре булып сәүдәне финанслау тора, ягъни товар өстәмә хак кушып, ваклап түләү шарты белән сатыла. Ул алдан ук ике як тарафыннан килешенеп, клиент акчаны үз вакытында түләмәгән очракта да, алдан куелган хак арттырылмый.
Ислам банкинг үзәге, беренче чиратта, мөселманнар һәм мөселман оешмалары өчен кирәк. Үзәктә һәр клиентның аерым счеты була, банк, үз эшчәнлеген алып барганда, мөселманнарның (юридик затларның) акчаларын исерткеч эчемлекләр яки тәмәке бизнесына, уен бизнесы яки ­сексиндустрия белән бәйле проектларга тота алмый. Моның өчен башта оешманың эшчәнлек төрен һәм түләү мөмкинлеген тикшерәчәкләр.

Партнерлык банкингын үстерү буенча Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте белән «ТАТАГРОПРОМБАНК» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек итү хакында килешү төзелде. Килешү нигезендә нәзарәтнең Голәмалар шурасы тарафыннан банкның ислам финансына кагылышлы хезмәтләренең ислам хокукына туры килү-килмәвен тикшерү, тәкъдимнәр кертү каралган. Шулай ук ислам финансына кагылышлы төрле уртак чаралар уздыру, анализлар ясау һәм башкалар күз алдында тотыла. Бүгенге көндә «ТАТАГРОПРОМБАНК» гамәлгә куйган «Партнерлык банкингы үзәге» аша, Татарстан хөкүмәте кушуы буенча, республикага ислам банкингын кертү юнәлешендә эшләр алып барыла.

Рафис Шаһвәлиев, «Зә­кят» хәйрия фонды директоры:
- Мондый төр үзәк безгә бик кирәк иде. Зәкят фонды хәләл акчалар белән эш итә. Әлегә кадәр без исәп‑хисап счетларын башка банкларда ачтык, әмма алар процентлар белән эшли. Исламда әлеге риба эшләре хәрәм санала. Шәригать буенча фондның эшчәнлеге хәзер бөтен таләпләргә дә җавап бирәчәк.

Рөстәм Нургалиев,
Татарстан Диния нәзарәте Голәмалар шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институты проректоры:
- Ислам банклары кризис вакытында да уңышлы эшләп килә, алар аякларында нык басып тора. Дөньяда нинди генә икътисади вазгыять булуга карамастан, һәрчак табышка эшлиләр. Ни өчен дигәндә, ул партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading