Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Бездә бүген өч зур бәйрәм - Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз", - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р.Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. "Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам", - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде. Быел Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 53 нче тапкыр һәм түбәндәге шәхесләргә бирелде:
Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевка (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шамаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;
Газинур Васикъ улы Моратовка (Газинур Морат) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен;
«Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Илья Николаевич Артамонов (проектлаучы рәссам), Александр Петрович Леухин (проектлаучы рәссам), Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин (монументчы рәссам), Рәшит Садри улы Шиһабетдинов (монументчы рәссам), Игорь Васильевич Щетинин (монументчы рәссам), Айрат Габит улы Ситдыйков (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Рамил Равил улы Хәйретдинов (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Дмитрий Геннадьевич Бугров (археолог, тарих фәннәре кандидаты).
Алга таба Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский котлавы укылды. Бәйрәм уңаеннан, Татарстанга Казакъстан, Башкортстан, Пермь, Ульяновск, Кырым һәм башка төбәкләрдән тәбрикнамәләр килеп ирешкән иде.
Тантаналы бәйрәмне Камал театры артистлары Илшат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Эмиль Талипов алып барды.
Анда Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның "Күңел" шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Фото: business-gazeta.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар