16+

Рөстәм Миңнеханов: «Безгә алдынгы карашлы яшьләр кирәк»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов V Халыкара «Президент академиясе җәйге кампусы» белем бирү форумын рәсми рәвештә ачып җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов: «Безгә алдынгы карашлы яшьләр кирәк»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов V Халыкара «Президент академиясе җәйге кампусы» белем бирү форумын рәсми рәвештә ачып җибәрде.

Кампуста республика бөтен Россиядән килгән иң сәләтле студентларга заманча һәм нәтиҗәле белем бирү технологияләре белән уртаклаша. Шулай итеп, Иннополис шәһәре берничә көнгә Россиянең университетлар башкаласына әверелде. Ул инде «Җәйге кампус»ның традицион мәйданы.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бишенче тапкыр үзендә «Җәйге кампус»ны кабул итүен зур дәрәҗә дип белдерде.
- Кампус безнең илдә мөһим роль башкара. Республикада булган яңалыклар, инновацион проектлар белән танышсагыз иде. Безгә киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен алдынгы карашлы һәм максатчан яшьләр кирәк, - диде Татарстан Президенты.

«Президентның җәйге кампусы»нда дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 27 төбәгеннән 200дән артык егет һәм кыз катнаша. Кытай, Көньяк Африка Рес­публикасы, Бөекбритания, Испания, Сербия, Һиндстан кебек илләрдән алтмышка якын кеше килгән. Катнашучыларның иң күп өлеше, әлбәттә, Татарстаннан.

- Башка еллардан аермалы буларак быел без чит ил студентларын күбрәк җәлеп итәргә тырыштык. Катнашырга теләгән җиде мең кеше арасыннан бары тик 226сын гына сайлап алдык. Быел конфликтология темасына басым ясадык. Яшьләргә шулай ук мәгълүмат табу юлларын, үз карашыңны белдерү ысулларын өйрәтәчәкбез, - диде Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов.



Студентлар унике командага бүленеп, кейслар да чишә. Бер кейсны чишәр өчен ике көн вакыт бирелә. Барлыгы шундый 60 кейс бар. Алар «Иннокам», «Алабуга-2» проектлары белән бәйле. Социология, эшмәкәрлек, шәһәр проблемаларын чишү, икътисад, сәясәт кебек темаларга кагыла. Форум кысаларында яшьләр шушы темалар буенча Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы белгечләренең лекцияләрен тыңлаячак. Нәтиҗәдә, белем туплап, студентлар презентацияләр ясап, аны форум вәкилләре каршында яклаячак.

Форумда шулай ук Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичны, Россия элемтә һәм массакакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та кунак булды.

- Ел саен «Җәйге кампус» кызыклы идеяләр мәйданы булып тора. Алар биредә идея булып кына калмый, ә тормышка да ашырыла. Монда Татарстан Рес­публикасының роле зур. Рөстәм Миңнеханов форумга Россиянең һәм Татарстанның иң мөһим белем бирү проекты буларак карый, аны җитди кабул итә. Бүген ­Россия яңа лидерларга мохтаҗ. Без сезнең бизнеска, сәясәткә килеп, илне алга җибәрүегезне көтәбез, - диде Аркадий Дворкович.

Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау исә баштарак форумны күчеп йөрүче белем бирү үзәге буларак яралганын искәртте. Ул ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелергә тиеш булган.

- Татарстанда беренче кампусны шул кадәр югары дәрәҗәдә оештырдылар ки, без монда әле озак тоткарланачагыбызны аңладык. Республика җитәкчеләре әлеге проектка зур кызыксыну күрсәтә, - диде ул.
Татарстан - Россиядә белем бирү ягыннан лидер булып тора.

Республикада яшь сәләтләрне барлау һәм туплауда зур эш алып барыла. Бу яшьләрнең потенциалын үстерүгә һәм республикада иң яхшы интеллектуаль кадрларны тупларга ярдәм итә.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading