16+

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш»

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш»

Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды.

Район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды.



"Бик матур көн. Мөслимлеләр бүгенге тантанага бик яхшы әзерләнгән. Районда яшәеш, уку оештыру, эш буенча да зур үзгәрешләр", - дип, Рөстәм Миңнеханов Мөслим халкын алкышларга тәкъдим итте.

"Мөслим - безнең традицион авыл хуҗалыгы районы. Җитәкчесе һәм аның командасы инициативасы, халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә без мактауга лаек үзгәрешләр күрәбез. Монда килгән саен, үзгәрешләр күзгә күренә. Көнкүреш, дизайн эшләнмәләр шәһәрдән ким түгел. Хәтта Илсур Рәисович та югары бәя бирде, монда күченергә сорады. Мин: "Илсур, Казанда эш күп, анда эшләргә кирәк", - дип әйттем", - дип шаяртып алды Президент.



"Иң мөһиме - мәгариф. Монда мәгариф мәсьәләләренә, бизнесның мәгариф системасы белән элемтәсенә, мәктәпләр, ресурс үзәкләре торышына бик четерекле карыйлар. Иҗтимагый киңлекләр программасы торак пунткларның кыяфәтен үзгәртә. Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш. Әмма белем алу өчен әле хәрәкәт итү кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул быел 17,5 мең ноутбук тапшырылганын, тагын 11 меңне бирәсе калганын билгеләп узды.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов белем һәм тәрбия өлкәсендәге проектлар күргәзмәсе белән дә танышты, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading