16+

Рөстәм Миңнеханов: «Безне, түрәләрне, кешелексез дип уйламагыз»

Рөстәм Миңнеханов: «Безне, түрәләрне, кешелексез дип уйламагыз»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда өлешкә кереп торак төзелешендә катнашучыларның инициатив төркеме белән узган очрашуда шулай дип белдерде. Республика хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәгә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән Казан шәһәре җитәкчесе Илсур Метшин да чакырылган иде, дип яза "Бизнес-онлайн".

Наил Мәһдиев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 2015 елда Чаллыда "Фон", "Свей" компанияләреннән зыян күргән 939 кеше теркәлгән. Соңгы ике елда 583 гаиләнең проблемасы хәл ителгән. Августта 307, ноябрьдә 113 гаилә фатирлы булган. Тагын 356 өлешләп фатир алучының мәсьәләсен хәл итәсе бар. 65/10 торак йортыннан - 100 кеше; 65/06 йортыннан - 93е; 65/03 йортыннан - 163е. Наил Мәһдиев әлеге уңайдан Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм сорады. Рөстәм Миңнехановның 2017 елда ничә өлешләп фатир алучының мәсьәләсен хәл итү каралуы турындагы соравына җавап биреп, Наил Мәһдиев, барысы да конкурс идарәчеләренә бәйле, диде.

Казанда исә вазгыять катлаулырак. "Фон" компаниясенең төзелеп бетмәгән 17, "Свей"ның 5 йорты бар. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 2016 елда Казанда 5 торак йорт сафка бастырылган. Бу "Симфония" комплексының 2 нче йорты, Урманче урамындагы 6нчы йорт (2,3 секцияләре), Баруди урамындагы 4 нче, Бехтерев урамындагы 3 нче йортлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак комплексының 1 нче йортының 1 нче секциясе. Тагын ике йортны куллануга тапшыру көтелә. Шулай ук ул "Свей", "Фон" компанияләренең Казандагы төзелеп бетмәгән торак объектлары (Әмирхан, Четаев, Достоевский, ак. Губкин, Павлюхин, Фучик, Нокса авышлыгы урамнарында) турында хәбәр итте.

Илсур Метшин Татарстан Президентына проблемалы йортларга инженерлык коммуникацияләрен китерүне челтәр компанияләрнең инвестицион программаларына кертүне сорады. Әлеге үтенечне өлешләп фатир алучыларның вәкилләре дә җиткерде. Алар Рөстәм Миңнехановка үзләрен борчыган сорауларын бирә алды. Сораулар күбесенчә йортларның тапшыру вакыты һәм төзелешне дәвам итүгә акча табу юлларына кагылды.
- Безне, түрәләрне, кешелексез дип уйламагыз. Сезнең шундый катлаулы хәлдә калуыгыз мине дә борчый, - диде Президент аларга. - Барлык йортлар буенча чыннан да зур эш алып барыла, мин атна саен мәгълүматлар алып торам. Әйдәгез, алга таба барыйк, ярдәм итәр өчен бөтен мөмкинлекләрне дә кулланыйк. Бигрәк тә Казандагыларга авыр. Чаллы буенча 2017 елда без бу мәсьәләгә нокта куя алачакбыз.
Киләсе очрашуны ул җәйгә таба үткәрергә вәгъдә итте.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading