16+

Рөстәм Миңнеханов Бурятиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бурятия Республикасына эш сәфәре барышында, андагы татар берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Бурятиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бурятия Республикасына эш сәфәре барышында, андагы татар берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Улан-Удэ шәһәрендә күптән түгел ачылган Бурятия Халыклар дуслыгы йортында узды.

Татарстан лидеры төбәк җитәкчеләренә җирле татарларга ярдәм иткән һәм милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга әйбәт шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп узганча, быел Бурятиядә унынчы тапкыр Байкал Сабан туе узган.

Рөстәм Миңнеханов бөтен дөньяда татарларны берләштерергә юнәлдерелгән проектлар: татар теленә онлайн өйрәтү буенча "Ана теле" программасы һәм "ТНВ-Планета" иярченле телеканалы турында сөйләде.

Бурятия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Батталова, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Идел буе татарларының Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышка килеп төпләнүе, шулай ук бүгенге көндә татарлар яшәгән Иске Онохой авылы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, авылда татар этномәдәни компонентлы мәктәп төзү зарурлыгы бар. Ул Рөстәм Миңнехановтан әлеге проектны тормышка ашыруга ярдәм итүне сорады.

Саҗидә Батталова шулай ук Бурятия Республикасы территориясендә, Байкалда яки Монголия белән чиктәш Тункин үзәнендә, федераль Сабан туе үткәрергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә каралачак, дип ышандырды, үзенең дә әлеге милли бәйрәмне Байкал янында үткәрү белән кызыксынулы булуын әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading