16+

Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрләрне җәфаламагыз!»

Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрләрне җәфаламагыз!»

Эшмәкәрләрне нәрсә борчый, бизнес өчен нинди шартлар тудырырга кирәк, экология министрына ни булган, Президент кемнәрне тәнкыйть утына тотты? Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышыннан соң матбугат шул хакта шаулады.

Утырышта республиканың 200дән артык эшмәкәре катнашты.
- Мондый форматта очрашулар нәтиҗәле, еш кына хакимият үз дөньясында яши, халык - башка дөньяда. Эшмәкәрләрне нәрсә борчыганын үз колакларың белән ишетү кирәк, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Проект төркемнә­ре җи­тәкчеләре җитди чыгышлар әзерләп килгәннәр иде. Бөтенесен тыңларга вакыт калмаса да, Президент барлык материалларны карап чыгарга вәгъдә итте.

Министр авырый - экология начар

Эшмәкәрлек советының баш эксперты Венера Камалова чыгышында бер очрак хакында сөйләде. Бер фермерны, көнкүреш газ казаны куйганы өчен, 180 мең сум штрафка тартканнар. Баксаң, фермерның газ казаны экологиягә күпме зарарлы матдә бүлеп чыгаруы турында документы булмаган икән. Рөстәм Миңнеханов исә, чыгышны бүлдереп, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдиновка мөрәҗәгать итте. «Көнкүрештә кулланыла торган сертификацияләнгән газ казанының техник паспорты бар. Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән казанны урнаштырмаячаклар. Һавага күпме зыян китер­гәнен казанның паспортыннан күрергә дә була. Ни өчен моңа өстәмә документлар җыярга? Бу - мәгънәсезлек. Сезнең хезмәткәрегез килеп нәрсәдер үлчәп китүдән берни үзгәрми, экология яхшырмаячак, ә менә ришвәтчелек артачак», - диде Президент. Фәрит Хәйретдинов исә бу фикер белән килешми булдыра алмады. Шулай да газ казаны мисалы бик үк отышлы түгеллеген дә искәртеп, Татарстанда 50 мең шәхси эшмәкәр табигатькә зыян китерүчеләр исемлегендә тора, алар түләргә тиеш, дип басым ясады. Бу сүзләр Президентка ошамады булса кирәк.
- Без бит җылы якта яшәмибез. Газ якканга, эшмәкәр гаепле түгел. Алайса табигатькә зыян китерми торган ягулык уйлап табарга кирәк. Башка нинди вариант була ала? Бу фермерга да газ казаны белән эшен җайларга ярдәм итегез. Акча кирәк булса, үземә килегез, эшмәкәрләрне җәфаламагыз! - диде Рөстәм Миңнеханов.
Табигатьне саклау турында сүз чыккач, Президент экология һәм табигый байлыклар министрының кайда икәнлеге белән дә кызыксынды. Аның авырый икәнен ишеткәч, «Үзе яшь, инде авырый - экология начар», - дип, уенын-чынын ­бергә кушып дәвам итте ул. Зал исә Президентның төртмәле сүзләрен хуплап, дәррәү кул чапты. Штрафка тартылган фермерга ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Ә менә экологик документациясе булмаган эшкуарларны 2017 елның 1 гыйнварыннан штраф көтәчәк.

«Футбол уйнамыйк»

Көн кадагындагы мәсьәлә­ләрнең тагын берсе - Болгарда эшмәкәрләргә үз эшен үстерү өчен шартлар тудырылмау белән бәйле иде. Татарстанның Ресторатор һәм отельерлар ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, бүген Болгар тыюлыгы территориясендә җәмәгать туклануы урыннары, бәдрәфләр, велосипед һәм көймәләрне прокатка алу пунктлары җитми. Болгар чит ил туристлары ихтыяҗларын канәгатьләндерергә әзер түгел. Эшмәкәрләр белән эшләү җайга салынмаган. Җир ки­шәрлекләрен ташламалы бәяләрдән арендага бирү системасы юк. Бу очракта таякның юан башы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка төште.
- Министрлар Кабинеты чыгарган карарлар нигезендә, тыюлыкка кагылышлы кайбер таләпләр бар. Биредәге барлык җир - дәүләт бюджет учреждениесе карамагында, - диде министр.
Президент, гаҗәпләнү катыш шелтә белән:
- Ул җирнең хуҗасы син бит. Ул карарларны ­үзебез язабыз. Футбол уйнамыйк. Зөя шәһәрчеге, Болгар тыю­лыгында башкаларга ­үрнәк булырдай эшмәкәрлекне җәелдерү мисаллары күрсәтик, - диде һәм бу эштә Мәдәният министрлыгы, «Яңарыш» фонды, Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Бушлай сыр тәбәдә генә

Казан Кремле ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергәннән соң, башкала үзәгендә зур үлчәмдә реклама щитлары кую тыелган. Үзәктә урнашкан танылган кунакханәләргә дә кагылган бу чикләү. «Казан Ривьерасы» компаниясе директоры Елена Войтко реклама такталарының Казан Кирмәненә зыян китермәвен исбатларга тырышты. Ә менә элмә такталар, рек­лама булмау туристларга кирәкле ­бинаны эзләгәндә авырлык тудыра икән. Президент исә директор белән өлешчә килеште.
- Башкаланың тарихи үзәгендәге реклама такталары миңа ошамый, һәр борынгы архитектура объекты өчен борчылабыз. Шул ук вакытта реклама булырга тиеш, бу мәсьәләнең чишү юлын эзләрбез, - диде ул.
Елена Войтко, рәхмәт әйтү йөзеннәнме, Рөс­тәм Миңнеханов белән Илсур Метшинны «Ривьера» янындагы күзәтү тәгәрмәчендә бушлай әйләнергә чакырды. Бу тәкъдимне шаяруга борып, Рөстәм Миңнеханов: «Бушлай сыр тәбәдә генә була, ­килербез, әмма акча түләп әйләнәчәкбез», - дип елмайды.
Гомумән алганда, утырыш уңышлы узды. Эшмәкәрләр, җитәкчеләр бер-берсен ишетте, күп мәсьәләләр чишелешен дә табар, мөгаен. Әлеге очрашулар, эшмәкәрлек советы эше киләсе елда да дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading