Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Иранга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очраша. Моннан...

Реклама

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде.

Иранга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очраша.

Моннан тыш, Ш.Бәхәшти исемендәге университетка һәм Тәһрандагы «Пардис» технопаркына бару планлаштырылган.

Татарстан Президенты Иран -Татарстан эшлекле форумында (Тәбриз шәһәре) катнашачак.

Фото president.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: