16+

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» заводына 2020 елга кадәр гамәлгә ашыру өчен яңа бурычлар йөкләде

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» заводына 2020 елга кадәр гамәлгә ашыру өчен яңа бурычлар йөкләде

2020 елга табыш 100 млрд сумнан да ким булмаска тиеш, этилен 1 млн тоннадан ким булмаска, полимерлар җитештерү 1 млн тоннадан да түбән булмаска тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" заводы җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы алдына шундый бурычлар куйды. Искәртеп үтик, бүген "Казаноргсинтез" гавәми ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының гомуми еллык җыелышы узды.

"Бу Россия Федерациясендә иң нәтиҗәле заманча нефть химиясе предприятиеләренең берсе. Без барлык күрсәткечләр буенча динамика күрәбез - производство куәтләрен кертү буенча да, хезмәт җитештерүчәнлеге дә, икътисади күрсәткечләр буенча да. Бәяләүдә төп критерий - компаниянең капитализациясе. Әгәр структура ягыннан алсак, бу өстәмә кыйммәт буенча иң нәтиҗәле компания. Мин компания эшен уңай бәялим. Монда эшләүче команда программадагы барлык билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырган. Без хәзер 2025 елга кадәр яңа программа эшлибез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга компания эшенә бәя биреп.
Алдагы бурычларга килгәндә, 2020 елга табыш 100 млрд сумнан да булмаска тиешлеген, этилен 1 млн тоннадан ким, полимерлар 1 млн тоннадан ким булмаска тиешлеген билгеләп узды. "Бу бурычлар гадиләрдән түгел, әмма мин команда, директорлар советы рәисе дә, генераль директор да күпкә катлаулырак мәсьәләләрне хәл итүгә сәләтле дип саныйм. Бу әле алар өчен эшнең башы гына, безнең әле тагын да җитдирәк планнар бар", - дип Президент директорлар советына да, хезмәт коллективына да нәтиҗәле эш өчен рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ширкәтнең "Салават күпере" торак комплекслы төзелешендә, "Яңарыш" фонды программасында, Аккош күле территориясен яңарту программаларында актив катнашканы өчен рәхмәтен җиткерде.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading