Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Курганга эш визиты белән килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга бер көнлек эш визиты белән килде. Эш визиты барышында Татарстан Президенты дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ачык акционерлык җәмгыяте предприятиясендә, күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә була. Шулай ук «Курган өлкәсенең...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга бер көнлек эш визиты белән килде.

Эш визиты барышында Татарстан Президенты дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ачык акционерлык җәмгыяте предприятиясендә, күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә була.

Шулай ук «Курган өлкәсенең татарлар конгрессы» региональ иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу планлаштырылган.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министры Марат Әхметов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар.

Реклама

Фото sntat.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: