16+

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск спорт комплексында беренче булып туп типте

Татарстан лидеры Менделеевск районында социаль объектларда булды.

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск спорт комплексында беренче булып туп типте

Татарстан лидеры Менделеевск районында социаль объектларда булды.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районына эш сәфәре кысаларында реконструкциядән соң үзәк район хастаханәсе һәм спорт комплексын карады. Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм реконструкциясе республика президент программасы кысаларында бюджет акчасына алып барыла. 2015 елның алты аенда гына да 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелгән һәм ремонтланган. Рөстәм Миңнеханов Менделеевск үзәк район хастаханәсен карады, анда исә капиталь ремонт төгәлләнгән. Реконструкциядән соң ачылган "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында да булды.

- Кыска вакытта спорт комплексын тәртипкә китерүегез куандыра. Биредә лаеклы спортчылар булуына ышанам. Спортка битараф булмаган һәркем бирегә килеп үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә ала, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан лидеры райондагы уңай үзгәрешләргә дә игътибар итте.

- Үзәк район хастаханәсе тәртипкә китерелә, скверлар, парклар арта, шәһәр матурая. Районда уңыш та мулдан булырга охшаган. Иң мөһиме - яшьләргә, балаларга спорт белән шөгыльләнү урыны бар. Биредә иртәдән кичкә кадәр тренировкалар узар дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан лидеры спорт-сәламәтләндерү комплексының яңа заманча мәйданчыгында мини-футбол буенча матчта беренче булып туп типте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading