16+

Рөстәм Миңнеханов: «Нефть-газ химиясе комплексы – ул икътисад нигезе”

Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: «Нефть-газ химиясе комплексы – ул икътисад нигезе”

Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.

Әлеге форум илнең нефть-газ химиясе сәнәгате өлкәсендә иң эре һәм дәрәҗәлеләрдән санала. Ул Россия Президенты, Сәнәгать һәм сәүдә, Табигый ресурслар һәм экология министрлыклары, Татарстан хөкүмәте теләктәшлегендә уздырыла.

Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле икъдисади юнәлешләрдә, шул исәптән нефть, газ табу һәм эшкәртү буенча да лидер буларак үзенең позицияләрен ныгытты. Нефть тармагына иң яхшы чит ил инвесторларын җәлеп итү белән Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе шөгыльлләнә. Нәкъ менә шул республика предприятияләренә актив үсү мөмкинлеген бирә дә инде. Бу исә үз чиратында нефть предприятияләрендә яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудыра.

- Татарстан һәм Башкортстан кебек республикалар өчен нефть-газ химиясе комплексы - ул икътисад нигезе, - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. - Биредә күрсәтелгән яңа технологияләр, форумда күтәреләчәк актуаль мәсьәләләр безнең илнең нефть һәм нефть-газ химясе тармагы өчен дә бик әһәмиятле.

Форум эшендә катнашкан Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов та Рөстәм Миннехановка форумны югары дәрәҗәдә оештырган өчен олы рәхмәтен әйтеп:
- Мин ышанам: әлеге күргәзмә һәм бу елның сентябре Татарстан белән Башкортстан преприятияләренең яңа уртак эшләренең башы булыр, - диде. - Без бергә эшләргә тиеш. Татарстан һәм Башкортстан - Россия нефть-газ химиясе комплексының аерылгысыз өлешләре. Эшләп җиткермәгән урыннарда элемтәләрне торгызабыз, ә булган һәм эшләгән җирләрдә ныгытачакбыз.
Форумга Башкорстанннан 40ка якын предприятие килгән. Россия төбәкләреннән, Әзербайҗан, Германия, Дания, Кытай, Польшадан килгән вәкилләрнең дә һәркайсы Татарстан белән теләктәшлек табып киләчәктә бергә эшләүне күз угында тота.

Бүген бер генә тармакның да нефть һәм газдан башка эшләвен күз алдына китерә алмыйбыз. Ә менә Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче интернат-лицей укучылары киләчәктә энергияне нефтьтән түгел, ә кәбестәдән алырга уйлыйлар! Чынга ашмаслык хыял кебек, шулай да кем белә бит... Нефть нигезендә черегән суүсемнәре, үлән калдыклары ята. Шулай булгач, нигә кәбестәне кулланып карамаска? ди, - булачак фән эшлеклеләре.
ФОТО: realnoevremya.ru




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading