Татарстан Россия Спорт министрлыгы рейтингында "Россия төбәге" номинациясендә икенче урын алды. Без бары Мәскәүдән генә калышабыз.
Массакүләм спортны популярлаштыру буенча Татарстан беренче урында. Республикада узган ел 800гә якын спорт чарасы оештырылган, шуларның 27се Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар. Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов еллык эш нәтиҗәләребелән таныштыруны шундый фактлардан башлады.
Өч ел эчендә республикада 671 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Илнең бер генә тәбәге дә мондый саннар белән мактана алмый.
- 2017 елда спорт инфраструктурасын үстерү максатыннан 100 универсаль спорт мәйданы, ясалма боз җәелгән 20 хоккей тартмасы, 11 чаңгы базасы булдырылачак. Иң "авырткан" җиребез - спорт медицинасы дәрәҗәсенең түбән булуы. Бу өлкәдә безнең белгечләргә дә кытлык. Быел әлеге мәсәләне хәл итәргә кирәк. Максатыбыз - спорт медицинасы үзәге булдыру, - диде Владимир Леонов.
Ни кызык, быел спорт дөньясында булган төп вакыйга - Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган Олимпиада турында бер сүз дә әйтмәде министр. Бу җаваплы вазифаны үз өстенә Олимпия уеннары бронза призеры (2012 ел) Василий Мосин алды. Татарстаннан былтыргы уеннардан 13 спортчы катнашкан иде. Ни кызганыч, безнекеләр Олимпия уеннарында бер генә медаль дә яулый алмады.
- Медальләрсез калсак та, безнең чыгышыбыз - киләсе җиңүләргә керткән өлешебез ул. Бу Олимпия уеннары Татарстанның 7 спортчысы өчен тәүге кат булды, - диде Василий Мосин.
Ул бүгенге вазгыятьтә спортчыларга медальләр өчен генә түгел, хезмәт хакы өчен дә көрәшергә туры килгәнен яшермәде.
- Спортчылар яхшы хезмәт хакы алу өчен ел саен Европа, дөнья дәрәҗәсендәге ярышлардан нинди дә булса медаль алырга тиеш. Киресенчә булган очракта, хезмәт хаклары 20 меңнән дә артмаячак. Олимпия медальләрен яулаган кешеләр спорт белән профессиональ шөгыльләнәләр. Алар шәхси тормышларыннан баш тартып, озак вакытка гаиләсен калдырып елына 365 көн үз хыялларына таба баралар. Ә кечкенә хезмәт хакы аларны башка төбәкләр өчен ярышып йөрергә этәрә, бу исә паралель зачет китереп чыгара. Спортка эшкә караган кебек карарга кирәк. Россиянең спорт төбәге буларак, бу проблеманы безгә беренчеләрдән булып хәл итәргә кирәк, - диде Россиянең спорт мастеры.
Мосин шулай ук физкультура укытучысы белән тренерларның хезмәт хаклары аермасы зур булуына да басым ясады. Укытучыларның акчалары артса да, тренерларныкы әлегә түбән кала. Бу сүзләрне Татарстан Президенты да күтәреп алды. Әлеге проблеманы хәл итүне ул Татарстанның Финанс министрлыгына йөкләде. Президент тәкъдимен зал көчле алкышлар белән кабул итте.
Чакырылган мөхтәрәм кунаклар арасында танылган чаңгычы, Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе да бар иде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда алар Татарстан Президенты белән ике тапкыр гына күрешкәннәр. Ләкин инде беренче очрашудан соң Татарстанда чаңгы спорты күзгә күренеп үсә башлаган.
- Рөстәм Нургалиевич, "Локомотив" стадионын торгызсак, аңа элекеге кебек чаңгычылар әзерләү үзәге исемен кайтарсак яхшы булыр иде, - дип мәсьәләне мөгезеннән тотып алды федерация президенты. - Аның базасында заманча чаңгы-биатлон комплексы булырга тиеш. Моның өчен стадион тирәсендә барлык шартлар да тудырылган: искиткеч ылыслы урман, рельеф бар. Шулай ук Юдино урманы белән Аккош күле тирәсендәге урман-парк территориясен тоташтыру мөмкин. Шулай итеп 25 чакрымга сузылган бердәм чаңгы маршруты төзергә була.
Президент исә «Локомотив», Юдино, Аккош күле территориясе этаплап төзекләндерелә, дип белдерде.
- Без аларны үзгәртүгә керештек инде. Дөрес, хәзерге вакытта Зәйдә "Ялта-Зай" дигән искиткеч чаңгы үзәге бар. Ләкин барысы да чаңгы шуарга Зәйгә бара алмый. Ә Казанда чаңгычылар күп, гади халык та кышкы спортка тартыла, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казан теләсә кайсы спорт чарасын үткәрергә әзер. Хәтта Олимпия уеннарын да! Коллегия утырышында Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
- Универсиададан республикада җитди үзгәрешләр башланды. Гомумән алганда, безнең республикада теләсә нинди чараны оештыра алган, теләсә кайсы мәсьәләне чишә алган команда тупланды. Казан Олимпия уеннарын кабул итә аламы дип еш сорыйлар. Әлбәттә, берсүзсез! - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россиянең яңа спорт министры Павел Колобков Татарстанның спорт өлкәсендә булган уңышларын югары бәяләде.
Комментарийлар