16+

Рөстәм Миңнеханов: «Республика үсеше төзелеш комплексыннан башка була алмый»

Һәр августның икенче шимбәсендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе булган төзүчеләрне 17 август көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «Республика үсеше төзелеш комплексыннан башка була алмый»

Һәр августның икенче шимбәсендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе булган төзүчеләрне 17 август көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Чарада "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары, Дәүләт советы депутатлары да катнашты.

Бүген республикада төзелеш комплексында 105 меңләп кеше эшли. 33 меңе торак- коммуналь хуҗалыгы тармагында, 14 меңнән күбрәге архитектура проектлау өлкәсендә хезмәт итә. Төзүчеләр бәйрәменә тырыш, гади эшчеләрдән алып зур төзелеш предприятие җитәкчеләренә кадәр килгән иде. Төзелеш комплексы - республика икътисади үсешенең нигезе булып тора. Татарстанда 35тән артык программа эшләп килә. Аларның күбесе төзелеш белән бәйле, мәктәп, балалар бакчалары салу, ремонт ясау, хастаханәләр, фельдшерлык пунктларын куллануга тапшыру, юлларны рәткә китерү - болар берсе дә төзүчеләрдән башка башкарылмас иде. Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында искәртеп узды.

-Татарстан бүген Россия төбәкләре арасында иң инвестицияле төбәк. Былтыр гомуми капиталга керткән инвестиция күләме 617 миллиард сумны тәшкил итте. Әгәр безнең шундый көчле төзелеш комплексы - төзүчеләр, монтажлаучылар, проектлау институтлары, төзелеш индустриясе булмаса - күп мәсьәләләрне чишеп булмас иде. Без үз төзүчеләребез белән горурланабыз. Төзелеш комплексына бар яктан теләктәшлек күрсәтәбез, контрольдә тотабыз, кайчакта шелтәлибез дә. Әмма, ничек кенә булмасын, төзелеш тармагының дөрес, төгәл эшчәнлегеннән башка - республика үсә алмый, диде президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елда Татарстанда узган Универсиада төзүчеләр өчен чын мәгънәсендә сынау булган. Кыска гына вакыт эчендә күпме эш башкарылган. Футбол стадионы, башка күп кенә спорт объектлары үзенчәлекле, бер берсен кабатламый.Тантаналы чарага Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде. Төзүчеләр һөнәрен игенчеләр белән тиңләде ул.

- Кешегә тормыш кору өчен беренче чиратта, өстәлендә икмәк, баш өстендә түбә кирәк. Мөгаен, шушы һөнәрләрдән дә катлаулысы юктык. Нинди генә шартларда эшләргә туры килми аларга. Ничек кенә булмасын, безнең эшчеләр сынатмый, - дип төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде Минтимер Шәймиев. Болгарда ислам академиясе төзелеше, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре башланганын да искәртеп китте. Тарихыбызны торгызуда, мирасыбызны кайтаруда халыкның бердәм булып кушылуы сөендерә. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин исә әлеге тармакның елдан ел камилләшә, тәҗрибә туплый баруына басым ясады. "Безнең оешмалар Татарстаннан читтә дә мөһим мәсьәләләрне чишәргә өйрәнде. Безгә иң катлаулы төзелеш объектларын ышанып тапшырырга була", - диде ул.

Төзүчеләр бәйрәмендә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы төзүчеләренә дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading