16+

Рөстәм Миңнеханов ризалык бирде

Президент республика дәүләт советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген җитәкләячәк

Рөстәм Миңнеханов ризалык бирде

Президент республика дәүләт советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген җитәкләячәк

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумы инде баштан ук зур вакыйга булачагы көн кебек ачык иде. Чөнки мондый форум әле беренче тапкыр гына уза. Ә инде чара башланып берничә мизгел үтүгә, аның тарихка кереп калачагы ачыкланды.
Бүген Татарстанда «Бердәм Россия»нең шундый 1631 беренчел оешмасы санала, алар үз сафларында 135 мең кешене берләштерә.
- Сез партия тормышының активлыгын билгеләүче буын. Партия программалары, проектлары нигезенә алынучы идеяләр башта сезнең халык белән очрашуларыгызда туа, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент рәисе бу сайлаулар кампаниясендә катнашачак партияләр күп булуга карамастан, реаль көрәш тәҗрибәле парламент партияләре арасында гына барачак, дигән фикердә.
- Шулай да хакимият партиясен, аның лидерларын төрле яклап тәнкыйтьләргә тырышуларга әзер булырга, моңа реаль эшләр белән җавап бирергә кирәк. Без алда торган кыю, катлаулы бурычларны чишәрлек бердәм команда, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хакимият партиясе булган «Бердәм Россия»нең республиканың сәяси системасында тоткан урынына, социль-икътисади үсешенә керткән мөһим роленә тукталды.
- «Бердәм Россия» бүлекчәсе һәр районда бар. Бирегә җыелучылар һәр татарстанлының ни уйлаганын, нәрсәгә өметләнгәнен белеп тора, шуларның вәкиле. Бер җирдә яшәгән кешеләр бер-берсен белә, бер-берсенә ышана, шуңа күрә партиянең беренчел звеносы вәкилләре сүзләре югары трибуналардан сөйләүчеләрдән күпкә кыйммәтлерәк, - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов үзе өчен халык белән аралашуның кыйммәте зур булуына тукталды, бу уңайдан форум делегатлары белән фикерләре уртак булуын ассызыклады.
Чыгышларны нәкъ менә Президент атап үткән халык арасыннан килгән партия вәкилләре дәвам итте. Биектау районы вәкиле, Казанның Каравай бистәсе секретаре... Ә өченче булып чыгыш ясаган партиянең Түбән Кама җирле бүлегенең 36нчы беренчел бүлеге секретаре Ришат Галимов тәкъдиме халыкны бөтенләй уятып җибәрде.
- Президент чыгышында партияне уртак фикерлеләр командасы дип атады. Уртак максатыбызга ирешү өчен Президент һәм «Бердәм Россия» чын мәгънәсендә бердәм команда булырга тиеш. Рөстәм Нургалиевич, сезне 14 сентябрьдә Дәүләт Советына узачак сайлауларда «Бердәм Россия» исемлеген җитәкләвегезне сорыйм, - диде ул.
Шушы сүзләр яңгырауга зал дәррәү кул чабарга тотынды. Ришат Галимовтан соң сүз алган Норлат районы вәкиле Татьяна Фадеева да бу фикерне куәтләде.
- Мин сездән хатын-кыз буларак та исемлекнең башында торуыгызны сорыйм, - дип тә өстәде ул, җор теллелектә Президентның үзеннән калышмый.
Үзенә күрсәтелгән шундый ышанычка һәм, әлбәттә, хатын-кыз тәкъдименә дә Президент каршы килә алмады. Үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен залдагыларга рәхмәт белдереп, тәкъдимне зур җаваплылык белән кабул итүен җиткерде.
- Моны партиянең миңа һәм Министрлар Кабинетына, гомумән, башкарылган эшләргә ышаныч белдерүе, дип кабул итәм, - диде ул.
- Без коллегалар белән фикерләшеп шундый карарга килдек. Исемлекне Президент җитәкләү беренчел оешмалар эшчәнлегенә яңа этәргеч бирәчәк, - диде соңрак «Шәһри Казан»га Ришат Галимов.
Фәрит Мөхәммәтшин якын көннәрдә, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан «Бердәм Россия»леләре исемлегенә кертүләрен сорап, партиянең Генераль советына мөрәҗәгать итәчәк.
Шулай итеп, беренчел оешмалар секретарьларе форумы белән «Бердәм Россия»нең 2014 елгы сайлаулар кампаниясенә старт бирелде. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, алда - чын мәгънәсендә кызу сәяси җәй.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading