16+

Рөстәм Миңнеханов табибларга: «Сез үзегезнең фикерләвегезне үзгәртергә тиеш»

- Былтыр ел буе сәламәтлеккә игътибарлы булу, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калу өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләдек. Үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм, моның нәтиҗәсе дә булмый калмады.

Рөстәм Миңнеханов табибларга: «Сез үзегезнең фикерләвегезне үзгәртергә тиеш»

- Былтыр ел буе сәламәтлеккә игътибарлы булу, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калу өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләдек. Үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм, моның нәтиҗәсе дә булмый калмады.

Җәяү йөрү, кан басымын даими күзәтеп тору күпләр өчен көндәлек гадәткә керде. Быел исә онкологик авырулар белән көрәш елы булачак. Татарстанның баш онкологы белән киңәшләшеп рактан саклануның ун кагыйдәсен булдырдык. Бу хакта һәр кеше дә белергә тиеш, без бергә булганда гына авыруларны җиңә алачакбыз, - дип ышандырды Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин министрлыкның еллык йомгаклау коллегиясендә.

Татарстанда соңгы ун ел эчендә үлүчеләр саны кимегән. Үлемгә китергән сәбәпләр арасында икенче урында онкологик авырулар тора. Шуңа да бу өлкәгә аеруча игътибар бирелә. Авыруны беренче стадияләрендә ачыклау мөһим. Республикадагы 70ләп беренчел онкология кабинетларында 300гә якын кеше тикшерү узган. Аларның 13 процентында яман шеш булу куркынычы ачыкланган. 34 процент очракта диагноз расланган.

Кадрларны әзерләү шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әйтик, быелдан уку йортында интернатура дигән бүлек бетерелеп, аның урынына аяшь белгечләр сырхауханәләрдә тәҗрибә туплар дигән ният бар. Табибларның югары категориягә ирешергә омтылмаулары да сизелә. "Татарстанның медицина хезмәткәрләре ассоциациясе" президенты Ирина Питулова табибларга категория өчен түләүне арттырырга кирәк дип Президентка мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзәндәге "Позис" акционерлык җәмгыяте эшләп чыгарган, Россиядә тиңе булмаган, медицина препаратларын, даруларны саклый торган махсус суыткычларга да уңай бәя бирелде. Сәламәтлекне кайгырту турында массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып тору уңай нәтиҗәләр бирүе хакында әйтелде. "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да: "Бары бергә бу хакта даими сөйләп торсак кына, без халыкны дөрес сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә алабыз", диде. Газетабызда даими басылып барган 100 яшьтән дә өлкәнрәк геройларыбыз фикеренчә, озак яшәүнең төп сере - физик активлыкта һәм кәеф күтәренкелегендә. Моның белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килешә.

- Иң мөһиме - сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиешбез. Хезмәт урынында шартлар тудырылу, авыруларны кисәтү кагыйдәләрен үтәү мөһим. Соңгы елларда спортка зур игътибар бирелә. Спорт мәйданчыклары булдырылу халыкка даими физик активлык алып барырга мөмкинек бирә. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару мөһим. Моның өчен акча да кирәк түгел, теләк кенә кирәк, - диде Президент. - Министрлыкның эш нәтиҗәсен уңай бәялим, тик минем сезгә шелтәм дә күп. Алар булачак та, чөнки халыкның таләпләре арта бара. Табибның белем дәрәҗәсе генә мөһим түгел, сезнең пациент белән аралашу интонациягез дә аның кәефенә тәэсир итә.

Шулай ук ул медицина учреждениеләре арасында конкурентлыкны арттыру, арттарак сөйрәлүчеләргә эшләргә стимул булдыру өчен клиникаларга инвесторлар җәлеп итү кирәклегенә дә басым ясады. "Сез үзегезнең фикерләвегезне үзгәртергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов, табибларга мөрәҗәгать итеп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading