16+

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның машина төзелеше өлкәсе һәрчак алдынгы булырга тиеш”

Бүген "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның машина төзелеше өлкәсе һәрчак алдынгы булырга тиеш”

Бүген "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.

Чарада машина төзелеше сәнәгате эшчеләрен, ветераннарын, хезмәт династияләрен, яшь инженерларны һәм аспирантларны, балалар техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләрен бүләкләделәр.

Машина төзүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның сүзләренчә, хәтта күп кенә алга киткән илләр бездәге потенциалга ия түгел. Республикада җиңел һәм йөк машиналары, самолетлар, вертолетлар, суднолар төзелә, төрледән-төрле җиһазлар ясап чыгарыла, бу исә Татарстанның зур мөмкинлекләргә ия икәнлеген күрсәтә.

- "Стратегия-2030"да машина төзелеше комплексына зур игътибар бирелә. Машина төзелеше машина-агрегатларны гына түгел, беренче чиратта, белемле кешеләрне күздә тота. Күренеп тора, киләчәк буыныбыз көндәшлеккә сәләтле. Предприятиеләр яңадан-яңа алымнар һәм килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләп таба. Белем бирү өлкәсе дә бик көчле: ресурс үзәкләре бар, югары уку йортлары предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Шушы бөтен нәрсәнең берләшеп эшләве бүгенге нәтиҗәгә китерә дә инде. Республикабызның машина төзелеше комплексы һәрчак алдынгы булырга тиеш, - диде Татарстан лидеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading