16+

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты

Быел Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты

Быел Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде.

Шул уңайдан Казанда һәм республика районнарында яңа парклар ачыла, булганнары яңартыла, агачлар утыртыла. Программа кысаларында 143 парк һәм сквер тәртипкә китереләчәк. Алар өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум бирелә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бүген шундый паркта булды. Ул Түбән Кама районына булган эш сәфәрендә Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркын ачты.

Түбән Камага әлеге проектны тормышка ашыруга Татарстан бюджетыннан 67 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында зур эшләр башкарылган. Аның мәйданы - 3,2 гектар. Әлеге парк ял өчен дә, иҗат һәм иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру өчен дә уңайлы итеп эшләнгән. Парк ачылышында "Президент белән бергә" хәрәкәтенең Түбән Кама активистлары "Республика тасмасы" дигән акция уздырды. Әлеге чара республика территориясендә июль аенда башланып, 30 августка - Республика көненә тәмамлана. Бу вакыт арасында хәрәкәтнең 2000 активисты татарстанлыларга Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән тасмалар тарата.

Тукай исемен йөрткән китапханәдә дә ремонт эшләре башкарылган. Аның өчен республика бюджетыннан 9 миллион сум акча бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading