16+

Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.

Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.

Рөстәм Миңнеханов 1957 нче елның 1 нче мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килә.

1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын,1986 нчы елда Мәскәү шәһәре Совет сәүдәсе институтын тәмамлый.

1978-80 нче елларда Саба районының "Авыл хуҗалыгы техникасы" берләшмәсендә эшли.

1980-83 нче елларда - Саба урман сәнәгате хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик.

1983-85 нче елларда - Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.

1985-90 нчы елларда - Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

1990-92 нче елларда - Арча районы башкарма комитеты рәисе.

1992-93 нче елларда - Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

1993-96 нчы елларда - Биектау районы хакимияте башлыгы.

1996-98 нче елларда - Татарстан Республикасы финанс министры.

1998 нче елда - Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе.

2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов - Татарстан Республикасы Президенты.

2010 елның 16 нчы июненнән 20 нче декабренә кадәр - Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

Автоспорт белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.

"Шәһри Казан" Рөстәм Нургали улы Миңнехановка адресланган күп санлы котлауларга кушыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading