16+

Рөстәм Миңнеханов: «Ветераннарга игътибар бәйрәм уңаеннан гына түгел, ә көн саен булырга тиеш»

Президент ветераннарның исәннәренең кадерен белергә, бакыйлыкка күчкәннәрнең җирләнгән урыннарны җыештырырга йөкләмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов: «Ветераннарга игътибар бәйрәм уңаеннан гына түгел, ә көн саен булырга тиеш»

Президент ветераннарның исәннәренең кадерен белергә, бакыйлыкка күчкәннәрнең җирләнгән урыннарны җыештырырга йөкләмә бирде.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Май ул беренче чиратта тынычлык бәйрәме. Ветераннарга ярдәм күрсәтүне оештыру, бәйрәмгә әзерлек турында Татарстанның Министрлар кабинетында узган конференциядә сөйләштеләр.

- Ветераннарны кайгырту теләсә кайсы вакытта да дәүләтнең бурычы. Бу игътибар бәйрәм уңаеннан гына түгел, көндәлек булырга тиеш, аларга медицина ярдәме дә югары дәрәҗәдә күрсәтелсен, - дип искәртте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

5 нче апрельдә Россия Президенты рәислегендә "Победа" Россия оештыру комитеты утырышы узган иде, Министрлар кабинетында узган конференциядә исә Владимир Путин билгеләгән йөкләмәләр планы үтәлешен дә карадылар. Рөстәм Миңнеханов былтыр Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларның югары дәрәҗәдә узуын әйтеп китте.

Быелгы бәйрәмгә әзерлек белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев таныштырды. Былтыр ук башланып киткән проект нигезендә, ветераннарның нинди шартларда яшәвен кузаллау максатында һәрберсенең социаль паспорты булдырылган. Ветераннарны торак белән тәэмин итүгә дә зур урын бирелә. Бүген 95,5 процентының фатир проблемасы хәл ителгән. Ветераннарның йортларына капиталь төзекләндерү ясала, авылларда ялгыз яшәүчеләр дә күзәтү астында.

Быел бәйрәм уңаеннан иң актив ветераннарны су юлы буйлап Волгоград шәһәренә алып бару да ниятләнә. Анда талантлы өлкәннәребез "Балкыш" фестивале кысаларында концерт та тәкъдим итәчәк. Шулай ук ветераннарны яшь буын белән аралаштыруга, мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүгә дә зур басым ясалачак. Җиңү көне уңаеннан Татарстанда узачак "Георгий тасмасы", "Үлемсез полк" акцияләре турында да тулырак сөйләнде.

2015 елның маеннан бүгенгә кадәр республикада 11 меңнән артык ветеран бакыйлыкка күчкән.
- Кызганычка, ветераннар көннән көн кими бара, шуңа да аларны исән чагында мөмкин кадәр кадерләп, алар турында видеороликлар яздырып, сугыш турындагы истәлекләрне сөйләттереп калырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Утырышта ветераннар да катнашаты. Татарстан ветераннар берлеге, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әхәт Юлашев республика башлыгына ветераннар йорты кирәклеген җиткерде. Сугыш елларында хәбәрсез югалган, эзләнүләр нәтиҗәсендә, озак еллар узгач каһарман булулары ачыкланган батырларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларны геройларның якыннары кабул итеп алды. Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни, сугышта катнашкан шагыйрь Нәби Дәүли истәлегенә мемориаль такта ачачаклар. Шулай ук Президент май бәйрәмнәренә кадәр шәһәр һәм авылларда чисталык урнаштырырга, ветераннар җирләнгән урыннарны җыештырырга йөкләмә бирде.

***
Татарстанда 65 мең 675 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак булганнар һәм сугыш инвалидларының толлары яши, шул исәптән 2 мең 671 сугышта катнашкан ветеран һәм сугыш инвалиды бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading