«Рөстәм Миңнеханов белән биш кич» тапшырулар циклы дәвам итә. Чираттагы очрашу Иннополис шәһәрендә булды.
«Россия 1» каналы алып баручысы Сергей Брилев һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән алар яңа шәһәр генә түгел, гомумән, инновацион технологияләр үсеше турында сөйләштеләр.
Илшат Әминов: - Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич!
Рөстәм Миңнеханов: - Исәнмесез.
Сергей Брилев: - Good morning, Mr. President.
- Morning (көлә).
С.Б.: - Беләсезме, мин ни өчен инглизчәгә күчтем? Бу бинага кергәч, аны төзү турындагы уй кайчан башыгызга килүен беләмдер дип уйладым. Әлеге фикер моннан берничә ел элек, сез Игорь Шувалов белән бергә Сингапур буйлап шундыйрак объект белән танышып йөргәндә тугандыр, мөгаен.
- Биредә Сингапур, Финляндия, Франциядә тупланган тәҗрибә дә кулланылган, әлбәттә. Без күп йөрдек, инновацион үзәкләр белән таныштык. Әлбәттә, Сингапур - шундый үрнәкләрнең берсе. Шулай ук Кытайны да истән чыгармаска кирәк.
И. Ә.: - Без Иннополис университеты китапханәсенең уку залында. Биредә барысы да бик үзенчәлекле. Студентлар махсус боксларда эшли, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә дә мөмкин. Гомумән, бөтен нәрсә яңача. Рөстәм Нургалиевич, нәкъ менә биредә шәһәр төзү фикере башыгызга каян килде? Сез шәһәрнең үсеш темпларыннан канәгатьме? 2030 елда ул нинди булачак?
- Без һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Сәфәрләрдән кайтып кермибез, тәҗрибә туплыйбыз. Хакимият башлыклары да, министрлар да калышмый. Иң беренче тәҗрибә чыганагы, әлбәттә, Сингапур. Ли Куан Ю ярдәмендә ике арада бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Ел саен министрларны, хакимият башлыкларын (аеруча яңа билгеләнгәннәрен), шундагы инновацион мохит белән танышсыннар һәм 40-50 ел эчендә теләсә кайсы илне баштанаяк үзгәртергә мөмкин икәнлегенә төшенсеннәр, тәҗрибә тупласыннар өчен, Сингапурга озатабыз. Без шуны аңладык: программа белән тәэмин итү системалары, IT-технологияләрнең барысы да, нигездә, чит илнеке булганлыктан, бу - безгә эшләү өчен зур мөмкинлек. Инновацион инфраструктура булдыру эшенә керешкәч, тәүге адымнарны ясадык. Бу - бизнес-инкубаторлар, индустриаль парклар ачылу. Аннары Казандагы һәм Чаллыдагы IT-парклар кебек тагын да инновацион әйберләр кирәк икәнлеген аңладык. Әлеге ике технопаркның узган елда гомуми еллык акча әйләнеше 9 миллиардка якын тәшкил итте. Һәм тиешле карар кабул ителде.
Бу мәсьәлә хакында фикер алышырга керешкәч, биредә IT-авыл төзү турында фикер башыбызга килде. Әмма моңа белемебез җитми булып чыкты. Мастер-план төзү өчен Сингапур компаниясен җәлеп иттек. Әлеге компаниянең җитәкчесе үзенең 7-8 шәһәр торгызуы, 150-200 мең кеше яши торган кала шуларның иң уңышлысы булуы турында әйтте. Шуннан чыгып, биредә 155 мең кеше гомер итәчәген күздә тотып, проект төзелде. Бу - тәүге адым. Икенчедән, без биредә эш, яшәү урыннары булдырырга, социаль объектлар, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзергә кирәклеген аңладык. Һәм иң мөһиме (без юкка гына монда килмәдек бит) - Университет. Биредә фәнни-тикшеренү эшләре алып бару, белем алу өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Шунысы игътибарга лаек: әлеге Университет бездә булган шундый уку йортларына таянып түгел, ә иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәгә нигезләнеп төзелгән. Без бу эштә IT-өлкәдә дөньякүләм лидер - АКШның Карнеги-Меллон университетын җәлеп иттек, мин анда барып, килешүгә кул куйдым. Минем фикеремчә, инде бүген үк әлеге Университет берничә мөһим адым ясады.
С. Б.: - Тулай торакта яшәүче студентлар бирегә шортылардан килә икән...
- Әйе, бу - биредәге үзенчәлекләрнең берсе. Университетта иң мөһиме - мөгаллимнәр. Монда профессиональ коллектив тупланган. Халыкара, Россия экспертлары тәкъдим ителгән. Әлеге Университет - Иннополисның нигезе дип саныйм. Безгә аны үстерергә кирәк. Бирегә резидентлар да киләчәк, без аларга базарда ихтыяҗ зур булган белгечләр әзерләячәкбез. Россиягә карата чикләүләр, санкцияләр кертү, финанс белән бәйле кыенлыклар шуны күрсәтте, әйтерсең лә без илебезгә ни кирәген алдан белеп эшләгәнбез. Бу Татарстан объекты түгел, бу - федераль әһәмияткә ия объект. Сез канәгатьме, дип сорыйсыз. Әлбәттә, канәгать түгел. Ни өчен төзелеш эшләре шулай акрын бара, нишләп бездә 15 резидент кына, дип, көн саен үз-үземне битәрлим. Бу - нормаль хәл. Менә хәзер хастаханә, математика лицеен файдалануга тапшырырга җыенабыз. Татарстаннан да, илебезнең башка төбәкләреннән дә VII сыйныфтан ук сәләтле балалар җыячакбыз, алар биредә белем алачак.
С. Б.: - Рөстәм Нургалиевич, Университет белән барысы да аңлашыла. Әгәр син биредә резидент булырга телисең, әмма тиешле элемтәләрең юк икән (әйтик, республика җитәкчелеге белән), башка шәһәрдән, чит ил кешесе булсаң, монда килү өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?
- Әгәр башка шәһәрдән, чит илдән килгәнсез икән, без сезнең алда тәлинкә тотарга - барлык документларыгызны рәсмиләштерергә, бөтенесен дә җентекләп аңлатырга, яшәү урыны белән тәэмин итәргә, эшне оештыруда ярдәм күрсәтергә әзер. Махсус икътисади зонаның эш нәтиҗәлелеген бәяләгәндә, аның ниләр эшләве, конкрет продукт җитештерүе, резидентлар саны һәм алар сата торган IT-эшләнмәләрнең күләме генә күздә тотылмый. Биредә иң мөһиме - кешеләр.
С.Б.: - Ә резидентлар килсен өчен шартлар нидән гыйбарәт? Хәтерлисезме, безгә Сингапурда (сез Шувалов белән шундыйрак үзәкне карадыгыз бит, анда мин дә бар идем) хөкүмәт биргән акчага резидент үз акчасын алып килергә тиеш, дип сөйләгәннәр иде. Биредә дә шундый системамы, әллә аермалар бармы?
- Һәр резидент үзенең бизнес-планын әзерли. Без аны күзәтүчеләр советында карап, Россия Икътисади үсеш министрлыгының экспертлар советына тапшырабыз. Беренчедән, ул экспертларга биредә нинди яңа әйбер күрергә теләвен әйтергә бурычлы. Экспертлар исә үз бәясен бирә. Ул үзенә нәрсә кирәген әйтергә тиеш. Мисал өчен, ул әзер бинага килә яки аңа ни дә булса төзү өчен җир кирәк, ди. Шуннан барысы да исәпләп чыгарыла: аңа күпме газ, су, электр энергиясе, ничә квадрат метр җир кирәк булачак. Аннары ул күпме вакытка ничә эш урыны әзерләнәчәген, никадәр инвестиция кертеләчәген һәм җитештерү күләмнәренең күпмегә җитәчәген күрсәтергә тиеш. Боларның барысы да килешү нигезендә раслана һәм эшкә керешәбез. Безнең бурыч - аңа бу параметрларга ирешүдә ярдәм итү. Мин барлык уй-ниятләребез дә тормышка ашсын өчен һәр резидент алдында тәлинкә тотачакбыз, дип тикмәгә генә әйтмәдем. Аеруча «Алабуга» икътисади зонасындагы эшне билгеләп үтәргә кирәк. Ул шәхси якын килү генә безгә зур бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүен күрсәтте. 100 миллиард сум инвестиция - бик тә җитди заявка. 2017 елда федераль үзәк салымнар аша керткән акчасын тулысынча кайтарачак. Безнеке соңрак булачак, чөнки төп ташламалар төбәк һәм җирле салымнар буенча тәкъдим ителгән. Мәсьәлә шунда ки, безгә ярдәм кулы суздылар, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдырдык, көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерәбез. Бу - иң мөһиме. Биредә салым преференцияләре дә, социаль салымнар буенча ташламалар да, биналарны ташламалы нигездә арендалау мөмкинлеге дә бар. Бәяләр кесәгә артык сукмый, тиешле бөтен инфраструктура булдырылган, балалар бакчасы, яшәү урыннары... Килсеннәр генә. Тау чаңгысы комплексы янәшәдә генә, теләсәң - гольф уйна, чаңгыда шу, Иделгә барып балык тот, су коен.
И.Ә.: - Бүген махсус икътисади зона җитәкчелеге алдына нинди бурычлар куясыз?
- Махсус икътисади зона җитәкчелеге алдына гына түгел, хәзер биредә Иннополисның үз мэры да бар бит. Иннополис газ белән тулысынча тәэмин ителде. Мин «Газпром»ның идарә рәисе Алексей Миллерга мөрәҗәгать иттем, ул ярдәм кулы сузды. Бүген шәһәрдә «зәңгәр ягулык»ка кытлык юк. Су алу җайланмасы, ярдәмче электр станцияләре, җылылык үзәге - бөтенесе дә сафка бастырылган. Димәк, хәзер шәхси инвесторларны җәлеп итсәң дә була. Дәүләт барысын да төзеп бирмәячәк бит. Старт бирелде, алга таба без капитал җәлеп итәргә тиеш. Биредә 50 мең IT-белгеч яшәргә, шәһәр илебезнең IT-башкаласына әверелергә тиеш. Бу минем генә түгел, ә федераль министр Николай Никифоровның да бурычы.
И. Ә.: - Инновацион, IТ-технологияләр кешенең фикерләү рәвешен тамырдан үзгәртүне таләп итә. Сезнең фикерегезчә, инновацион технологияләр тормышыбызга ни дәрәҗәдә тирән үтеп керде?
- Ничек үзгәрүебезне хәтта үзебез дә сизмибез. 2005 елда Николай Никифоров белән бергә электрон документлар әйләнеше системасын эшләтеп җибәрдек, сез бәлки аның шаһиты булгансыздыр. Хәзер бөтен республикада шул система кулланыла. Ялгышмасам, 9 ай эчендә 40 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Заманча технологияләр безнең фикерләү рәвешен тулысынча үзгәртә, өлкәннәр дә үзләре дә сизмичә шуңа тартыла. Син хәтта 10 минут та элемтәсез, SMS-хәбәрләрдән башка тора алмыйсың. Әгәр 10 ел эчендә шундый ыргылыш ясаганбыз икән инде, якындагы 10 елда барысын да узып китәргә тиеш. Минемчә, илебезнең потенциалы гаять зур, халкыбыз белемле, без Россияне 10 елдан соң лидерлар рәтенә бастыру бурычын куя алабыз.
«Интертат» электрон газетасы тәрҗемәсе.
Комментарийлар