Татарстан Президенты сайлавында катнашырга ниятләгән татарстанлыларның 82 проценты инде бүген үк Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә әзер.
Казан федераль университетының иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы үтенече белән "Иҗтимагый фикер - Татарстан" фонды 2015 елның 6-14 август көннәрендә республика халкы арасында экспресс-сораштыру үткәргән. Анда 1200 кеше катнашкан. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның 81,6 проценты 13 сентябрьдә Татарстан Президенты сайлавында Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә әзерлекләрен белдергән. Коммунистларның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов өчен 2,9 процент кеше тавыш бирәчәкмен, дигән. ЛДПР вәкиле Руслан Йосыповка 1,2 процент ышаныч белдерә. Рушания Бильгильдееваның рейтингы чак кына югары - 1,6 процент. 2,5 процент сораштырылучы башка кандидатура өчен тавыш бирер идем, дигән. 8,5 процент кеше сайлауга бармыйбыз (июньдә бу күрсәткеч 20 процент булган), ә 1,6 процент бюллетеньне бозгалап бетерер идем, дигән җавапны сайлаган.
13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанның муниципаль берәмлекләренә дә депутатлар сайланачак. Әмма сораштырылучылар әлеге тема белән әллә ни кызыксынмый булып чыкты. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең күбесе җирле хакимият органнарына сайлап алыначак кандидатлар белән таныш түгел: 66 проценттан күбрәге, бу хакта берни дә белмибез, дигән. 6,4 процент, безне бу кызыксындырмый, дип җаваплаган. Сораштыруда катнашучыларның 4,2 проценты гына үз кандидатлары турында белә икән.
Казан федераль университетында фәлсәфә факультетының конфликтология кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы, профессор Андрей Большаков "ШК"га белдергәнчә, 2012, 2013, 2014 елларда да Рөстәм Миңнеханов, югары рейтингка ия булып, аңа көндәшлек тудыра алырлык кеше булмаган.
- Миңнехановның программасы системага корылган, ә аның быелгы сайлау алды кампаниясендә катнашачак оппонентлары президентны бер-ике мәсьәләдә генә тәнкыйтьли ала, берсе дә системалы программа тәкъдим итми, - диде Андрей Большаков.
Профессор сүзләренчә, Миңнеханов рейтингының югары булуы күп вакыйгаларга бәйле. Соңгысы исә - әле күптән түгел генә Казанда узып киткән Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты. Ул спорт өлкәсендә генә түгел, сәяси, икътисади мәйданда да Казанга танылу китерде. Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының 2019 елда Татарстан башкаласында үткәрү хокукын яклауда Рөстәм Миңнехановның өлеше әйтеп бетергесез зур. Республикада икътисади һәм социаль вазгыятьның тотрыклы булуы да турыдан-туры Татарстан лидеры алып барган сәяси эшчәнлеккә бәйле.
СҮЗЕН-СҮЗГӘ
Андрей ТУЗИКОВ, Казан милли тикшеренү университетының (КХТИ) сәнәгый сәясәт факультеты деканы, социология фәннәре докторы, профессор:
Бу елның гыйнварыннан Татарстанның хәзерге лидерының рейтингы үсә бара. Мартта сораштыруда катнашкан 63 процент кеше сайлауда аның өчен тавыш бирергә әзер булса, июльдә әлеге күрсәткеч 80 процентка җиткән иде. Шуңа да хәзерге 81,6 процент гаҗәпләндерергә дә тиеш түгел. Россиядә хакимиятнең төп институты - ил җитәкчесе: патшамы ул, генераль сәркатипме, президентмы - аерма юк... Халык аны бөтен нәрсә өчен җаваплы кеше буларак кабул итә. Президент сайлавы күпчелек кешедә кызыксындыру уята, шунлыктан муниципаль органнарга сайлаулар икенче планга күчә. Әлеге депутатларның җаваплылыгы чикле, дигән караш яшәп килә. Халык фикере буенча, муниципаль сайлау нәтиҗәсе аерым гражданнарның тормышына әллә ни зур йогынты ясамый. Танышларым арасында эксперимент үткәреп йөрим әле: үз районыңның башлыгын һәм аның урынбасарын беләсеңме, дип сорыйм. Без, ил һәм республика гражданнары буларак, тормышыбыздагы күп кенә вакыйгаларның нәтиҗәсен, җаваплылыгын, беренче чиратта, җитәкчедән күрәбез. Ул тишелгән канализация өчен дә, вакытында ябылмаган түбә өчен дә җаваплы, дип уйлыйбыз.
фото:http://k1news.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар