16+

Рөстәм Миңнехановның 2022 елда Дөнья чемпионатының Казанда үтәчәгенә бернинди шиге булмаган

Рөстәм Миңнехановның 2022 елда Дөнья чемпионатының Казанда үтәчәгенә бернинди шиге булмаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 2022 елда булачак кыска арада йөзү буенча Дөнья чемпионатының турыдан-туры заявка бирү кампаниясендә җиңүенә аңлатма бирде. Президент сүзләренчә, Казанның һәм Татарстанның тәҗрибәсе бар. Моны һәрвакыт раслап торырга кирәк.

"Безнең җиңәчәгебез турында бернинди шик юк иде. Казанның бренды бар. Без тәҗрибә тупладык, бүген зур ышаныч бар. Аны һәрчак раслап торырга кирәк, без стандартны тотарга тиеш. 10 ел элек башлап җибәрелгән чараларның кабатланып торуы - безнең өчен сөенеч. Һәр елны бездә нинди дә булса зур вакыйга үтеп тора: футбол буенча ил чемпионаты булачак, 2019 елда эшче һөнәрләр чемпионаты һәм тагын бик күп чаралар. Билгеле, иң зур рәхмәт сүзләрен үзара мөгамәләләребез яхшы булган Йөзү буенча халыкара федерациягә җиткерергә кирәк. Без ярышлар гына үткәреп калмаячакбыз, йөзү буенча үзәк тә булдырачакбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

2022 елда кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионатын Казан үзендә үткәрү хокукын 17 июльдә - Будапештта узган кандидат-шәһәрләр презентациясендә алды.
Дөнья форумы өчен көрәштә Татарстан башкаласы Тайбэй һәм Гонконгны узды, Будапештка исә шундый ук дөнья чемпионатын 2024 елда үткәрү хокукы бирелде, дип яза Татар-информ.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading