16+

Рөстәм Миңнеханов түбән бәядән ипотека алу, арендага торак һәм диспансерлаштыру турында фикерен әйтте

Татарстан Президенты Дүләт Советына Юлламасында социаль һәмияткә ия булган тармакларга да басым ясады. Аның сүзләренчә, халыкны һәркем сатып ала алырлык торак белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый.

– Түбән бәядән ипотека алу, социаль арендага торак бирү, шулай ук экономия классына керә торган торак төзү кебек чаралар кулланып, федераль үзәк белән бергәләп хәл итү юлларын табарга кирәк. Торакны төзеп кую белән генә эш бетми әле. Аны инженерлык, транспорт челтәре белән тәэмин итәргә, социаль тирәлекне дә булдыру кирәк. Шуңа күрә, торак микрорайоннар торгызганда төзелешнең комплекслы алып барылуы тәэмин ителергә тиеш, – диде ул.

Сәламәтлек өлкәсенә дә аерым игътибар биреп, медицина ярдәменнән һәркем файдалана алуны тәэмин итәргә, авыруларны алдан кисәтү юнәлешендә эшләргә кирәклекне әйтте. Бу уңайдан диспансерлаштыруга иң зур әһәмият бирелә. Авылларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, районнарда 4 күчмә сырхауханә һәм 118 күчмә медицина бригадасы эшли башлады. Басым ясап әйтәм: диспансерлаштыруны сыйфатлы итеп уздыру мөһим, – диде.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading