16+

Рөстәм Миңнеханов: «Укытучы була алмас идем»

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, республика мөгаллимнәрен Казанның Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексына чакырып, кунак иттеләр, җитәкчеләр тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов: «Укытучы була алмас идем»

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, республика мөгаллимнәрен Казанның Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексына чакырып, кунак иттеләр, җитәкчеләр тәбрикләде.

Мәдәният йортына килеп керүгә, укытучыларны кыңгыраулар чыңлатып ак алъяпкычлы бәләкәй укучылар каршы алды. Аларның һәркайсын сәламләп, бәйрәм белән котлады. Фойеда исә оркестр уйнап тора, истәлеккә фотога төшәр өчен “Укытучы көне белән!” дип язылган зур банер урнаштырылган. Фойеның икенче өлешендә исә интерактив композициядә бәйрәмгә килгән укытучыларның фотосурәтләре күренде.

Бәйрәм тантанасы укучылар чыгышы белән башланып китте. Гомумән, укытучылар, мәктәп темасына сәхнәдән күп җырлар яңгырады, биюләр тәкъдим ителде.

Беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучы һөнәре иң мәртәбәле, олы хөрмәткә лаеклы булуын ассызыклады.

- Үзегезнең үҗәт хезмәтегез һәм шәхси мисалыгыз белән сез шәкертләрегезгә киләчәгебезнең нигезен саласыз. Үсеп килүче буын киләчәгенең күп өлеше укытучыдан тора. Алар исә, якын арада республикабыз һәм илебез өчен җаваплылыкны үзләренә алачак. Татарстан инде берничә ел мәгариф өлкәсендә төрле күрсәткечләр буенча беренче өчеккә керә. Безнең укучылар “Ворлдскиллс” стандартлары буенча илкүләм һәм дөньякүләм чемпионатларда зур җиңүләргә иреште. Берсүзсез, монда сезнең өлешегез зур. Бик зур рәхмәт сезгә, – диде Президент укытучыларны тәбрикләп.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, республика укытучысы заманча фикер йөртә торган булырга тиеш.

- Безнең уртак максатыбыз — Татарстан укытучысын югары компетентлы, заманча фикер йөртә торган һәм яңалыкларны курыкмыйча үзләштерүче, шул ук вакытта, милли традицияләргә таяна торган итеп күрсәтү. XIX гасыр укытучысы замана куйган яңа бурычларга тиз арада яракалаша алучы булырга тиеш. Бүген без мәгарифнең яңа өлкәләрен – цифрлы мәктәпне, полилингваль белем бирүне өйрәнәбез. Ышанам, сез бу өлкәдә дә зур уңышларга ирешерсез, – дип өмет баглады Рөстәм Миңнеханов укытучыларга.
  Бәйрәм бүләксез булмый. Тантанада Татарстанның Халык укытучылары исеменә лаек булган Казанның физик мөмкинлекләре чикле 4нче интернат-мәктәбенең рус теле укытучысы Генриетта Кобякованы, Актанышның 1нче гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Хөббетдинованы бүләкләделәр. Шулай ук Татарстанның атказанган укытучыларын, М.Мәхмүтов исемендәге премия, К.Насыйри исемендәге премия, Р.Фәхретдин исемендәге премия лауреатларын тәбрикләделәр. Моннан тыш, аерым укытучыларга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” медале дә тапшырылды. Бу бүләккә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да лаек дип табылды.

Иң кызыклысы укытучылар династияләрен тәбрикләү булгандыр, мөгаен. Чөнки Казанның Идел буе районыннан килгән Мишуриннарның гомуми белем бирү стажы гына да 300 ел тәшкил итә икән. Ә Әтнәдә килгән Габидуллиннар династиясе – 100 елдан артык, Чаллыдан Төхвәтуллиннар 100 ел белем бирә.

“Миңа Рафис Борһанов исемлек бирде. Күпме бирде – шуларны котладым, - дип шаяртты Президент. – Чынлыкта, сезнең һәркайсыгыз үзенчәлекле. Чөнки укытучы булу җиңел түгел. Мин укытучы була алмас идем. Сезнең түземлелегез, күз алдында булу, һәрчак үрнәк булу бик зур көч таләп итә”.

Россия мәгариф министры Ольга Васильева да укытучыларга котлавын юллаган иде.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та мөгаллимнәрне котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

- Республика бюджтыннан һәр өченче сум белем бирүгә тотыла. Моның өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт! Бу бәйрәм көнендә, барыбызга да сәламәтлек, ә укытучыларыбызга сабырлык телим. Дөрестән дә, бу эш белән бик сирәкләр, Ходайдан сәләт бирелгәннәр генә шөгыльләнә ала. Балаларга керткән хезмәтегез үзегезгә хөрмәтләре булып кайтсын, – дип котлауларын җиткерде министр.
Бәйрәмнән бар да күтәренке кәеф һәм чәчәк бәйләмнәре белән таралышты.

 

Татарстан укытучылары һәм мәгариф системасы хакында 3 факт

Татарстанда 71,7 мең мөгаллим-хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 36 меңе мәктәпләрдә; 21,5 меңе балалар бакчаларында; 3,4 меңе өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшли. Калган 10,7 меңе югары уку йортларында студентларга белем бирә.

Республикада мәгариф инфраструктурасын үстерү өчен 16,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аның 3 млн сумы мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә тотылган. “Уңай мохит”  программасын 16,31 млн сум бирелгән.

Укытучыларның уртача хезмәт хакы 32,3 мең сум; мәктәп директорларының – 55,4 мең сум; балалар бакчаларындагы педагогларныкы – 27,9 мең сум; балалар бакчалары мөдирләренеке–  36,8 мең сум санала.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatar-inform.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading