Шәһри Казан

Рузия БАТУЛЛИНА: «Мин бары тик аны югалтудан куркам»

Ничә тапкыр инанганым бар - матур гаилә булып капма-каршы холыклы, бөтенләй бер-берсенә охшамаган кешеләр яши. Салкынга - кайнар, тынычка - тынгысыз, сабырга кызу туры килә. Плюс минуска тартылган кебек, шундый капма-каршылыклар бер-берсен тулыландыра, тормышларын тулы канлы итә белә кебек...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, «Сөембикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» кебек китаплар авторы, Коръән тәфсирен әзерләгән әдибебез Рабит абый Батулла өенә барып, хатыны Рузия апа белән аралашкач та, «капма-каршылык теориясе» ныгыды гына: иҗат кешесе белән тулаем җир кешесе - реалист кына яши ала. Рузия апаның фикер сөреше дә, уртак узган гомер юлын бәян итүе дә шуңа нигез булды.

«Гомерем буе кеше акчасын санадым»
Саба районының Шекше авылында укытучы һәм колхозчы гаиләсендә икенче кыз булып дөньяга килгән Рузия апа киләчәк язмышын бервакытта да Казан белән бәйләрмен дип уйламаган анысы. Мәктәптән соң Лаеш техникумын тәмамлармын да, авылга кайтып, счет төймәләрен зеңгелдәтермен, дип гөманлаган ул. Әмма өч кыз балалы гаиләдә үсүе, авылның көнне төнгә ялгаучы физик хезмәте аны барыбер кала ягына этәргән. Саба район үзәгендә интернатта торып, урта белемле булгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының хисапчылар әзерләүче бүлегенә укырга кергән.
- Авыл баласы әллә нинди хыяллар белән үсмәгәндер инде ул чорда, - ди Рузия апа, студент елларына кайтып. - Без бит әти-әнидән ни дә булса өмет итеп үскән буын түгел. Киресенчә, тизрәк үзебез аякка басып, ничек тә булса аларга ярдәм итү теләге белән янган кешеләр. Мин дә шул тәвәккәлләр рәтеннәндер: кооперативлар заманы җитүгә, тизрәк фатир алырга тырыштым. Аның бурычын түләр өчен, икешәр-өчәр эшне бергә алып бардым дисәм дә була. Төп эшемнән кайтам да идән юарга чыгып йөгерәм, төнен үзем яшәгән йорт кооперативы бухгалтериясен алып барам. Йокы аз тәти - аның каравы, үз куышым бар. Гомерем буе хисапчы булып эшләдем, гомер буе кеше акчасы санадым дигәндәй, әмма кирәге чыкканда, башка эшкә дә алындым. Гел әйтәм: мин эштән курыкмыйм, ул миннән курыксын...
- Кияүгә чыкканда Сез инде алайса «бирнәле» кыз булгансыз?
- Бирнәле дип... Мин бит соңарып кына - 31 яшем тулгач кына кияүгә чыктым. Ул вакытта бер бүлмәле фатирым - заманына күрә ремонты ясалган, мебель-фәләне алынган куышым бар иде инде. Өйләнгәндә һәм өй салганда, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә, ди бит ул - минем белән дә шулай булгандыр инде. Үз акчамны рәхәтләнеп үзем тота идем инде - анысы хак.
- Ә нишләп мәхәббәт дигәннәре утызга кадәр тәрәз чиртмәде?
- Анысы язмыш эшедер. Тәкъдим ясаучылар да, күз салучылар да булгандыр инде, әмма йөрәккә үтеп кергәннәре булмады кебек. Аннан, әле мәктәптә укыган вакытта ук кызларга: «Мин утыздан соң берәр бабайга кияүгә чыгармын әле», - дип шаярта идем. Фәрештәләрнең амин сәгатенә туры килгәнме әллә шунда, калынды да калынды...

«Баласыз калмыйм, дип чыктым»
- «Бабай» кайчан юлга килеп чыкты инде?
- Без «бабай» - Батулла белән бер-беребезне күптән белә идек инде. Ул вакытта алар буыны күз өстендәге кара каш кебек - телевизордан күреп-ишетеп, төрле әдәби-мәдәни чаралар аша танышып торабыз. Аннан, мин ул вакытта банкта эшли идем - язучыларның бик күбесе безнең аша гонорар акчасын ала. Батулла да шулар рәтендә булды.
- Мәхәббәттә аңлашу, очраша башлау ничек булды?
- Аңлашу, дип - яратам, дип әйттеме икән ул? Без ул яктан икебез дә төчеләнүне, чүчәк-мүчәк килүне өнәмибез шул. Очраша башладык, бер-беребезгә кирәк икәнне аңладык, 1986 елда никах укыттык. Батуллага ул вакытта 48 яшь иде инде.
- Үзегездән шактый олы, җитмәсә иҗат кешесе булган ир-атка кияүгә чыгу куркытмадымы?
- Бергә эшләгән кызлар: «Ул бит инде бер өйләнеп аерылган, сине дә ташламаска озак сорамас», - дип әйтә иде. Батулланың миннән сигез яшькә кече Илдар исемле улы, уналты яшькә кечерәк кызы Ирина барлыгын белә, гаиләсеннән шактый күптән аерылган икәнлегеннән дә хәбәрдар идем инде... Үз-үземне яклауның бер алымы булганмы, әллә яшьлек белән шулай уйланылган: «Кияүгә чыгып, бала табыйм да телевизордан булса да: «Менә шушы була инде ул синең атаң», - дип әйтермен әле», - дип җавапладым. Дөресе дә шулдыр - Батуллага, баласыз калмыйм әле, дип чыктым.
- Бала табуга, «китәрмендер инде» дигән уй баш калкытмагандыр бит?
- Юк, син нәрсә! Кияүгә чыгу белән үк, ул юләр сүзләремне оныттым. Батулла белән яши башлауга ук, бар да әйбәт буласын белдем. Ә болай, табигатьтән мин, иртәгә нәрсә булыр икән инде, дип кайгыга батып йөри торган кеше түгел. Баш исән булсын - Ходай ташламый ул!

Реклама

«Син мине сорарга өйрәттең»
- Яши башлагач, яшь аермасы үзен сиздермәдеме соң?
- Юк, мин кияүгә чыкканда яшем белән Батулла бабай белән тигезләшкән идем инде. Ул бит зерә зирәк кеше, яшь аермасын сиздертми яши белгәндер. Шуңа да «ул бит миннән өлкән, карт» дигән уйның башка кергәне булмады. Бер генә нәрсә булды - мин аңа үз исеме белән дәшә алмадым: йә «әтисе», йә «Батулла», йә «бабай» булды.
- Үзеннән күпкә яшь, чибәр кызга өйләнгән кеше буларак, Батулла бабай көнләшмәдеме соң?
- Матурлык бар дип әйтә алмыйм инде анысы, көнләшкәнен сизгәнем булмады. Көнләшер өчен сәбәп бирергә кирәк ич ул: мин бер-бер артлы ике бала таптым, көне-төне балалар артыннан чаптым дисәм дә була. Атнаның бер генә көне дә буш түгел иде безнең - башта Нурбәкне атнасына өч көн инглиз теле дәресенә, гимнастикага, мәчеткә йөрттем, аның артыннан ук абыйсыннан биш яшькә кечерәк Байбулат белән чаптым.
- Рабит абыйның балаларына вакыты калмый идеме?
- Нурбәк туганда, Батулла бабайга - 50, Байбулат туганда 55 яшь иде. Мин аны бала карашмады дип әйтә алмыйм - балаларны коендыру, уйнату, белем ягыннан бирелгән тәрбиясе минем кер юу, ашарга пешерү, түгәрәкләргә йөртүгә караганда мөһимрәктер ул. Без бит авыл балалары - шуңадырмы, хәзерге кебек, авыз тутырып, ахылдап-ухылдап: «Мин бала үстерәм бит», - дип, кичкә кадәр бер пеленка да сыкмыйча утырган булмады. Балалар эш белән эш арасында гына үсте кебек - кич, ир эштән кайтканчы, безнең бөтен эш бетеп тора иде инде.
- Аның иҗат кешесе булуы өйдә чагылыш тапмады алайса?
- Юк, ул күп эшен өйдә эшләде, өйдә язды. Без балалар белән аңа комачауламаска тырыштык кебек. Фатир, хаҗәтләр түләү кебек нәрсәләрне дә белмәде, азык-төлекне дә үзем алып кайттым. Мин аңа бер дә авырыксынмадым - шәһәрдә тагын нинди эше бар инде хатын-кызның?! Булдыру, ни дә булса алу ягыннан да үзем кымшатып яшәдем. Иҗат кешесе бит ул тормышта әллә нинди әйберләр алырга, фатирлар алыштырырга омтылмый. Ул яктан мин аны үзгәрткәнмендер - мин булганны яратам шул, булмаса, эч поша башлый. Шуңа да Батулла бабай миңа: «Син генә мине сорарга өйрәтеп бетердең», - ди.

«Аның тискәре сыйфаты бармыни?»
- Улларыгыз кемгә охшаган, Рузия апа?
- Икесе дә әтисе малайлары булды шул - хет берсе миңа охшаса да ярар иде. Минем аларның берсен булса да финансчы итеп күрәсем килгән иде. Алар икесе дә, әтисе юлын сайлап, сәнгатькә тартылды. Ярар, димен инде, иң мөһиме - өч тиенлек иҗат кешеләре булмасыннар, аталарының йөзенә кызыллык китермәсеннәр, берүк. Нурбәк балет юлын сайлады безнең - аңа 25 яшь, Алёна исемле керәшен кызына күптән түгел генә өйләнеп, Питерда укуын дәвам итә. Кечебез Байбулат былтыр ВГИКка укырга керә алмагач, елым бушка узмасын, дип, Кытайга тел өйрәнергә китте. Аның хыялы - режиссер булу. Без Батулла бабай белән, карт-карчык булып, берүзебез Казанда утырып калдык әле менә.
- Үстергән мәхәббәт җимешләренең игелекләрен күрер көннәрегез җитә?
- Шулай була күрсен. Без аларның икесен дә йөрәктәге бөтен җылылыкны, назны биреп үстердек кебек. Өйдә, каеш белән куркыту түгел, тавыш күтәреп дәшү дә булмады безнең. Мин аларны мәктәпкә озатканда да: «Бишле»не аны теләсә кем ала, ә син тәртипле була күр, улым», - дип озата идем. Аталары исә белем, классик сәнгать ягыннан аларга шактый оеткы салды, әти кеше буларак тыл була белде.
- Сезнең телдән Рабит абыйның бер тискәре сыйфатын ишетмәдем әле мин, Рузия апа...
- Аның тискәре сыйфатлары бармыни соң? Минем үземә бик әйбәт кебек инде - башка ир белән торып караганым булмагач, минекеннән дә яхшысы була аладыр, дигән уйның башка кергәне дә булмады. Аңлашып яшәдек, балаларыбыз исән-сау, ә вак-төякне күпертмичә уздырып җибәрсәң, уртак тормыш келтердәп бара инде ул.
- Алайса, башка төрлерәк сорау: кем кемгә күбрәк юл куйды?
- Миндер. Сабырлык ягыннан мин чыдамрак төсле, бабайның кызулыгы бар. Мин һәрвакытта әйтә киләм: ике кулны бергә бәрсәң генә тавыш чыга, ә бер кул тыныч кына торса, тавыш аза алмый ул...

«Үзәк өзгеч авырлык булмады»
- Үткән юлга борылып карасаң, күңелдә авыр тойгы булып калырлык хатирә-авырлыклар булмаган алайса?
- Үзәккә үткәне юктыр, Аллага шөкер. 1993 елдагы илдәге авырлыкны искә алмаганда... Язучыларның хезмәте бәяләнми башлаган чорда, бабай каравылга эшкә урнашты, мин идән юучы булдым. Әмма анысын да хәтәр авырлык дип кабул итмәдек, акчасызлыктан зар еламадык шикелле - булыр әле, дип яшәдек. Булды да: бүгенгесе көндә бөтенесе дә сөбханалла бит инде.
- Рабит абыйның туганнары, быел 100 яшьлеген каршыларга җыенган әнисе Мөкәрәмә белән мөнәсәбәте ничек булды, Рузия апа, аралашырга вакыты кала идеме?
- Анысын да хатын-кыз җайлап-майлап алып барырга тиештер инде ул - ир кешенең хәтеренә төшереп тормасаң, телефоннан шалтыратырга да оныта ич ул. Бертуганнары - Рәсим, Сайрус белән дус-тату яшәдек, әни белән дә араларыбыз әйбәт. Ул безнең искиткеч ушлы карчык, әле менә күптән түгел генә кунак булып китте. Хәзер Чаллыда Сайрусларда яши. Бездә кунак булгач, Камал театры артисты Алмаз Гәрәевкә утыртып Чаллыга кайтарып җибәргән идек, Алмаз соңыннан көлдертеп тә алды. Әбиебез: «Исән булсаң, Нурбәкләр белән җәен минем 100 яшьлек юбилейга кайт, улым», - ди икән...
- Озын гомерле ана улы - Рабит абый Батулла да әле онык-оныкчыкларын тез өстендә утыртып сөяр, Алла теләсә...
Бабаебыз бик күп таптады инде ул бүлнис юлын. Әле быел гына бүлнистә ятып чыкты - быел гына мин аның олыгайганын аңладым шикелле. Исән булсын иде әле - озын-озак гомерләр насыйп була күрсен иде. Минем бөтен курыкканым да - аны югалту. Балалар нишләр, без нишләрбез аннары, дип коелып төшәм. Ул булмаса, дөнья бетәр, яшәү мәгънәсе калмас төсле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: