16+

Сак бул: грипп!

Татарстанда грипп белән авыручылар теркәлә башлады: Әлмәттә 14 яшькәчә булган баланың грипп белән авыруы лаборатория тарафыннан расланган, дип хәбәр итә район газетасы. Роспотребнадзор белгечләре дә, эпидемия шушы көннәрдә Россиянең үзәк өлешенә килеп җитәчәк, дип кисәтә.

Гадәттә, эпидемия илнең көнчыгыш һәм көнбатыш төбәкләреннән башланып китә. Быелгы грипп сезоны да моннан искәрмә булып тормый. Мәсәлән, Калининградта эпидемия бусагасы инде ике тапкырга югары. Вирус таралу куркынычы зур булганга, мәктәпләрдә дә карантин игълан ителгән. Сахалинда да укымыйлар, Саратов өлкәсендә, Архангельск һәм Чиләбедә, шулай ук Мәскәүдә дә авыручылар күп, дип хәбәр итә «Российская газета». Әлегә авыручыларда А гриппы вирусының ике штаммы (H1N1 һәм H3N2), В гриппы, парагрипп һ.б. вируслар ачыкланган.
Кыскасы, грипп безгә дә килеп җитте, шуңа күрә, аннан саклану чараларын истән чыгармагыз: кеше күп җыела торган урыннардан ераграк йөрергә, кулларны һәрвакыт юарга һәм үзегездә авыру билгеләрен сизүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading