Шәһри Казан

Сакланганны саклар

Химик матдәләр белән зарарлану, шартлаулардан зыян күрү, кызганыч ки, тыныч тормышта да булуы мөмкин. Террорлык актлары илебездә дә, чит илләрдә дә күзәтелә. Шуның өчен һәртөрле гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору кирәк. Казанда бәйрәм һәм ял көннәрендә күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен полиция, МЧС, медицина, янгын сүндерү хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк....

Реклама

Химик матдәләр белән зарарлану, шартлаулардан зыян күрү, кызганыч ки, тыныч тормышта да булуы мөмкин. Террорлык актлары илебездә дә, чит илләрдә дә күзәтелә. Шуның өчен һәртөрле гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору кирәк. Казанда бәйрәм һәм ял көннәрендә күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен полиция, МЧС, медицина, янгын сүндерү хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
«Әгәр хәвеф-хәтәр чыкса, куркуга (паника) бирелмәгез. Имгәнү-яралану алган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтегез. Коткару хезмәтләре вәкилләренең күрсәтмәләрен төгәл үтәгез. Полиция, МЧС хезмәткәрләренең эшенә комачаулык тудырмагыз, янгын сүндерү һәм ашыгыч медицина ярдәме машиналарының юлын капламагыз», - дип кисәтә шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе.
Берәр бәла-казаның шаһиты булсагыз, һәлакәт урынының төгәл адресын әйтеп, түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирергә кирәк:
01 - янгын сүндерү хезмәте;
02 - полиция;
112 - (кәрәзле телефоннан) бердәм диспетчерлык хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: