16+

«Салават күпере» микрорайонына трамвай йөриячәк

Казанда җир кишәрлекләренә кытлык кичерелгәнлектән, торак йортларны шәһәр эчендәге предприятиеләрнең буш мәйданнарында төзү ниятләнелә.

«Салават күпере» микрорайонына трамвай йөриячәк

Казанда җир кишәрлекләренә кытлык кичерелгәнлектән, торак йортларны шәһәр эчендәге предприятиеләрнең буш мәйданнарында төзү ниятләнелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов: «2013 ел - Универсиада елы төзелеш тармагы өчен зур имтихан булды, әмма төзүчеләр сынауны «яхшы» билгесенә уздылар», - диде. Торак төзелешенә 35 миллиард сум акча тотылган. Нәтиҗәдә 809 911 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шәхси торак төзелеше өлкәсендә дә җанлылык хөкем сөрә, ул узган ел җиткезелгән торакның 42 процент өлешен били. Казанда арендалы торак төзелеше дә гамәлгә ашырыла. «Журналистлар һәм Айдаров урамнарындагы шундый 2 йорт төзелеше тәмамлану алдында», - дип белдерде беренче урынбасар Азат Нигъмәтҗанов.
Быел башкалада 720 мең квадрат метр торак җиткезү планлаштырылган. Социаль ипотека алымы белән 4 йорт Подаметьевская, берәр йорт Завойский урамында һәм Горький шоссесында сафка басачак. Юдино бистәсендә социаль ипотека йортлары төзү дәвам итәчәк. «Шәһәр үзәгендә җир кишәрлекләренә кытлык кичерелә. Торак төзелешенә Даурия һәм Мехчылар урамнарындагы предприятиеләрнең буш мәйданнарын файдалану ниятләнелә», - диде Азат Нигъмәтҗанов.
Урман аръягы (Залесный) бистәсе янәшәсендә 353 гектар җирдә «Салават күпере» торак микрорайоны барлыкка киләчәк. Анда 45 меңгә якын кеше яшәячәк. Мэр Илсур Метшин: «Салават күпере» микрорайонында мәктәпләр, балалар бакчалары беррәттән төзеләчәк. Азино микрорайонындагы кебек хата кабатланмаячак. Азинода инде 10 елдан соң да һаман социаль учреждениеләр төзеп, кимчелекне төзәтәбез. «Салават күпере» торак микрорайонын тизйөрешле трамвай линиясе белән тоташтыру да уйланыла», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading