16+

«Салават күпере»ндә бер юлы ике балалар бакчасы ачылды

Бакчаның берсе – “Сәлам” дип исемләнгәне белем һәм тәрбияне татар телендә бирә.

«Салават күпере»ндә бер юлы ике балалар бакчасы ачылды

Бакчаның берсе – “Сәлам” дип исемләнгәне белем һәм тәрбияне татар телендә бирә.

Бүген Казанның “Салават күпере” микрорайонында ике балалар бакчасы ачылды. Наил Йосыпов урамында урнашкан 121нче номерлы бакча – “ЭврикУм” дип аталса, икенчесе – 122нче номерлысына “Сәлам” дип исем бирелгән. Аларның һәрберсе 260 баланы кабул итеп алырга әзер.

Шунысын да әйтергә кирәк: “Салават күпере”нең бу өлешендә унлап йорт кулланылышка тапшырылса да, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы юк иде әле. Микрорайонда яшәүче яшь гаиләләрнең куанычы белән уртаклашырга шәһәр мэры Илсур Метшин да килгән иде.
Бакчаларда ясле, кече, урта һәм өлкән балалар төркемнәре өчен бүлмәләр җиһазланган. Һәр төркем өчен уен, йокы, чишенү бүлмәләре, буфет каралган. Моннан тыш, һәр бакчада музыка һәм физкультура заллары, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, медицина блоклары, кер юу һәм азык әзерләү урыннары бар.

Һәр бакчаның үз концепциясе бар. Мәсәлән, татар телендә белем бирүче “Сәлам” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән профориентация эшенә аерым игътибар биреләчәк.
“ЭврикУм”ның да сабыйларны тәрбияләүдә үзенчәлекле алымнары бар диелә. Анысын игнде хәзердән үк “интеллектуаль” дип атыйлар.

“Салават күпере” микрорайоны үсә, шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ зур. Бүген биредә 1,5 мең бала чиратта тора. Шушы ике яңа балалар бакчасы ачылганнан соң проблема хәл ителәчәк”, – дип белдерде Илсур Метшин.


Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading