16+

Салкын тиюләр сезоны башланды – сез көрәшкә әзерме?

Тамак һәм баш авырта, хәл юк, борын суламый... Балалар да укырга кереп китәргә өлгермәделәр, инде мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан авырып кайтып керәләр. Кыскасы, авыручылар саны бермә-бер күбәя бара, ягъни чираттагы салкын тиюләр сезоны башланды. Аңлашыла да: көннән-көн суыта, җылылыкны да әле күп җирдә бирмәделәр. Урамга чыксак та туңабыз, өйгә кайткач...

Салкын тиюләр сезоны башланды – сез көрәшкә әзерме?

Тамак һәм баш авырта, хәл юк, борын суламый... Балалар да укырга кереп китәргә өлгермәделәр, инде мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан авырып кайтып керәләр. Кыскасы, авыручылар саны бермә-бер күбәя бара, ягъни чираттагы салкын тиюләр сезоны башланды. Аңлашыла да: көннән-көн суыта, җылылыкны да әле күп җирдә бирмәделәр. Урамга чыксак та туңабыз, өйгә кайткач...

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, узган атна эчендә генә дә республикада ОРВИнең 10999 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны 37,6 процентка арткан. Салкын тиюләр сезонына ничек әзерләнергә һәм бу вакытны авырмыйча гына үткәреп җибәрү өчен нишләргә? Вирус белән көрәшү чараларын искә төшереп үтик әле.
Быел өч төрле грипп килә
Авырудан саклануның бер чарасы - вакцина кадату. Табиблар бу турыда инде хәзердән үк кисәтә һәм аны игътибарсыз калдырмаска куша. Быел республикада прививка ясату кампаниясе дә бер айга алданрак башланды, чөнки вакцина тәэсир итсен өчен, әле 2-4 атнага якын вакыт кирәк. Ә гриппның кайчан башланачагын төгәл генә әйтеп тә булмый. Узган елны аны гыйнвар-февраль айларына фаразлаганнар иде, әмма ул иртәрәк, декабрьдә үк «килеп җитте». Вакцинаның бер партиясе республикага инде сентябрь башында ук кайткан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Рузалия Долгова Интертат.ру га хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 800 мең доза «Гриппол» вакцинасы кайтырга тиеш. Вакцинаның штаммы составында А гриппының ике төре: «Калифорния-2009», ягъни «дуңгыз гриппы» (H1N1), «Виктория-2011» (H3N2) һәм В гриппы «Массачусетс-2012» керә. Белгечнең әйтүе буенча, быел нәкъ менә әлеге вируслар таралачак та.
Вирус сарымсактан «курка»
Суган, сарымсак, лимон һәм бал - болар салкын тиюдән саклый торган, халык арасында иң таралган чаралар. Табиблар үзләре дә аларны ашарга куша. Прививка кадату салкын тиюдән саклануның әле бер ысулы гына бит, калганнарын да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Иммунитетны ныгыту өчен, көнгә 1-2 аш кашыгы бал, берничә телем лимон, уртача зурлыктагы суган һәм берничә тырнак сарымсак та җитә. Әгәр дә сарымсакны ашый алмыйсыз икән, турап куегыз. Табибларның әйтүе буенча, сарымсак исе һавада булган вирусларны чыннан да «куркыта» икән. Салкын тигәндә ярдәм итә торган тагын бер нәрсә - имбир. Аны ничек кенә ашасагыз да (чәйгә яки сөткә салыпмы, үзен генәме), файдасы зур. Япониядә имбирне бактерия һәм вирусларга каршы чара буларак кулланалар. Юкка гына бу үсемлекне чи балык белән дә ашамыйлардыр инде. Имбирне хәтта паразитлар белән дә көрәшә дип әйтәләр.
Ромашка шулай ук иң яхшы табигый антисептикларның берсе санала. Аның белән борын куышлыгын да юалар, тамакны да чайкыйлар. Авырганда гына түгел, ә гомумән салкын тиюләр сезоны вакытында, профилактика чарасы буларак, даими рәвештә тамак һәм борынны чайкап тору бик файдалы. Бу вакытта ромашка урынына шулай ук аз гына тозланган су (диңгез тозын файдаланырга мөмкин) куллансаң да ярый. Һәм, әлбәттә инде, авырудан саклануның иң гади ысулы турында да онытмаска кирәк - гигиена таләпләрен үтәү, кулларны юып йөрү мөһим...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading