16+

Салкында да тирләп була икән

26 октябрь - Автотранспорт хезмәтчәннәре көненә багышлап, Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм кондукторларының һөнәри осталык конкурсы булды.

Салкында да тирләп була икән

26 октябрь - Автотранспорт хезмәтчәннәре көненә багышлап, Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм кондукторларының һөнәри осталык конкурсы булды.

Анда шәһәрнең пассажир автотранспорт предприятиеләреннән 11 команда катнашты.

- Башкалада җәмәгать транспорты тармагында алты меңнән артык кеше хезмәт куя. Һөнәри осталык бәйгесен өченче ел рәттән оештырабыз. Башта бәйге предприятиеләрнең үзләрендә барды һәм инде иң уңганнар шәһәр күләмендәге ярышка чыкты. Мондый конкурсларның максаты - һөнәри осталыкны һәм зыялы хезмәт күрсәтүне тагын да камилләштерү. Автотранспорт хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, имин юллар телим! - диде шәһәрнең транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Стукалов.

Казанда 23 октябрьдә 10‑11 градус салкынлык кына булса да, әле кышка ияләшмәгәнгәдер, ачык һавада шактый туңдыра. Ләкин автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар салкынлыкны сизмәделәр. Автобусны йөртү, медицина ярдәме күрсәтү һәм юл кагыйдәләрен белү буенча, тирләп-пешеп, биремнәрне үтәделәр.

Җиңүчеләр
Автобус йөртүчеләр: Беренче урында - Андрей Митрофанов (ПАТП-2), икенче - Рөстәм Мәүлин (ПАТП-2), өченче - Анна Пронина (ПАТП-4).

Кондукторлар: Наталья Ремша (ПАТП-2) - беренче, Тамара Казакова (ПАТП-4) - икенче, өченче урында - Умаров шәхси предприятиесеннән Екатерина Лукоянова.

Командалар арасында: ПАТП‑2нең «Команда-1» төркеме җиңде, шул ук предприятиенең «Команда-2» төркеме өченче урынны алды. Икенче урынны ПАТП‑4 командасы яулады.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading