16+

Салымнар арта

Ел башыннан транспорт салымы артачак. Бу соңгы сигез елда беренче тапкыр һәм 13 процент тәшкил итәчәк. Беренче чиратта ул двигательнең егәрлегенә карап түгел, машиналарның авырлыгына карап артачак. Шулай ук кайбер ташламалар да бетереләчәк. Моңа хәтле Россия Президенты, транспорт салымнарын гадиләштерергә кирәк, дип белдергән иде, әмма бу юнәлештә әлегә берни дә...

Бер ат көченә салым якынча 5-8 сумга арта. Барыннан да бигрәк моны 100 ат көченнән азрак егәрлеге булган машина хуҗалары сизәчәк. Мондый машиналар - Chevrolet Lacetti, Renault Logan, Daewoo Nexia, шулай ук Lada ның барлык модельләре. Элек бу машина хуҗалары бер ат көченә 7 сум түләсә, хәзер аның күләме 12 сум булачак. Мисал өчен, Элек Lada Priora өчен 630 сум түләнсә, хәзер салым 1080 сум тәшкил итә.
Егәрлеге күбрәк булган машиналар өчен салым күләме элеккечә калачак. 200-225 һәм 225-250 егәрлекле машиналарга салым бер ат көченә 75 һәм 100 сум туры килә.
Моңардан тыш, салымны ташламалы режимда карау егәрлеге дә үзгәргән. Машинаның егәрлеге 200 ат көченнән арткан очракта ташламадан файдаланып була, ягъни аның хуҗасы салымнардан азат ителә. Ташламалардан хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары, инвалид баланың ата-анасы, радиация тәэсиренә дучар ителгәннәр һәм күп балалы гаиләләр файдалана ала.
Узган елның азагында Президент салымнарны тулысынча бетерергә дигән иде. Ул барысын да ягулык акцизына күчерергә тәкъдим итте: күпме йөрисең - шуның хәтле түлисең. Аңа хәтле шундый ук башлангыч ягулык бәяләрен күтәрүгә китерде, әмма салым бетерелмәгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading