Бүген Европада ел саен ярты миллионга якын хатын-кыз сексуаль коллыкка эләгә икән. Бу күренеш беренче чиратта элеккеге совет республикаларында яшәгәннәргә кагыла. Акча эшләүгә өметләнгән, баю яки бай кияү эләктерү турында хыялланган артык беркатлы, яисә, киресенчә, кирәгеннән артык үз-үзенә ышанган хатын-кызлар, эшкә дип ялланып киткән җирләреннән чит илләрдә төрле фәхешханәләргә сатылып,...
Россиядә яшәп, фахишәлекне һөнәргә әверелдергәннәр турында әйтеп тә тормыйбыз. Бу турыда күп язылды. Һәм язылыр да. Чөнки күпме генә кисәтүләргә дә карамастан, хатын-кызлар акча артыннан кууларын дәвам итәләр. «Кем беләндер булган, тик минем белән андый хәл булмас, шәт», - дип уйлый алар. Һәр нәрсә дә без теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Моны заман афәте дияргә була. Хәер, заман гынамыни. Шушы ук проблема ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башында да булган. Кызганыч ки, татар кызларына да кагылган.
Ярлы гаиләләрдә күпмедер байлык бәрабәренә үзләренең кызларын баерак кешеләргә сату, «кияүгә бирү» гадәте булган. Күп балалы гаиләләрнең: «Бер тамак булса да кимесен», - дип, баласын хәллерәк, баласыз гаиләгә яисә көн үткәрү өчен байга асрауга бирү хакында сүз бармый. Бу очракта нәкъ менә кыз баланың, хәзергечә әйтсәк, «сексуаль тоткынлыкка» эләгүе турында. Галиәсгар Камалның «Кыз сату» дигән мәкаләсендә татарлар арасында кызларны сату-алу күренеше тәфсилле сурәтләнә. Автор 1912 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан куелган «Ачлык кушты» (Я.Вәли әсәре) пьесасындагы вакыйга - фәкыйрь генә бер гаиләнең җиткән кызларын, кияүгә бирәбез дигән сылтау белән, бер төрекмәнгә биреп җибәрүләре турында сөйли. Нәтиҗәдә, мескен кыз бала күпне күреп, кол кыз булып яшәп, вакытыннан алда һәлак була.
Мондый хәлләр тормышта да еш очраган. Хәтта шушы «бизнес» белән махсус шөгыльләнүче кешеләр дә булган. Казан тирәсендәге Сәрдә авылыннан Мәфтуха исемле бер карчык, егерме ел буе татар авылларыннан кызлар җыеп, аларны Төркестанга илтеп саткан. Бу карчыкны ул төбәкләрдә белмәгән кеше юк: кемгә нинди кыз кирәк, аңа заказ бирәләр дә, ул Казаннан сатып алучы теләгән «товарны» алып килеп җиткерә ди. Г.Камал билгеләвенчә, бу төр алыпсатарларның ише ул заманда җитәрлек була. Өйләнер өчен кәләш эзләп Төркестаннан килүчеләр бичара татар кызларын үз илләренә алып киткәннәр. Кызларның аннан соңгы язмышлары беркемгә дә билгеле түгел. Кем белә, бәлки араларында яхшы ниятле «кияүләр» дә очраштыргалагандыр, әмма кызларыбызны сатлык товарга әверелдергәннәре дә, һичшиксез, күп булган.
ХIХ гасыр ахырында ук кызлар белән сату-алу итү яхшы оештырылган, уңышлы сәүдә төрләренең берсенә әверелә. Шул чорларда инде татарлар тарафыннан тотылган фәхешханәләрнең булуы мәгълүм. Проблема татар әдәбиятында да җитәрлек яктыртылган. Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз»ындагы Зөһрә абыстай, акылсызрак кызларны юлдан яздырып, үзенә акча эшли, «Камәрләрне» фәхешханәләргә (татарлар бу йортларны «җиңгәчи» дип атаганнар) сатып, бәхетсез язмышка дучар итә.
Тәртипле гаиләләрдә үскән татар кызлары арасында да, кайсы ачлык-хәерчелек сәбәпле, кайсы ялгышлык белән, фәхешханәләргә килеп эләккәннәр шактый булган. Язмыш сынавын кичерә алмый фахишәлек юлына баскан бер татар кызының аянычлы тормышы Г.Исхакыйга юлланган хатта тасвирлана. Маһиҗиһан, ире аерып кайтарганнан соң, төшенкелеккә бирелә, кайгысыннан котылу өчен, кемнеңдер киңәше белән (ә андый «киңәшче карчыклар» ул заманда күп булган), азгынлык юлына баса, шул юлда йөреп, балага уза, «сатлык кыз»га әверелеп, ахыр чиктә Уфага китеп бара, шунда бер яһүднең сөяркәсе булып яши. Озак та үтми, әнисе кызының әлеге көнче яһүд тарафыннан буып үтерелүе турындагы хәбәрне ишетә. Бу кайгыны ничек итеп күтәрергә белмәгән бичара ана, язучының әсәре белән танышканнан соң, бик нык тәэсирләнеп, аңа мөрәҗәгать итә: «Менә хәзер үзең уйлап кара инде, минем кызым Маһиҗиһан кызганычмы? Әллә «Кәләпүшче кыз»дагы Камәр кызганычмы?» - дигән сөальне бирә. Бу вакыйга тормыштан алынган, булган хәл. Һәм андый очраклар ул заманда, һәм, иң кызганычы, татарлар арасында еш булган. Г.Исхакый тикмәгә генә 1900 елда «Бөтен дөнья мөселманнары арасында сатлык кызлар тәрбия кылу безнең Казан халкында гына чыкмышдыр вә бу вакытка кадәр дә шул халыкта гынадыр», - дип язмаган. Матбугатта бүген дә кызларыбызның бу «бизнесны» үз итүләре турындагы мәгълүматлар еш очрый. Бер гасырдан артык вакыт узганнан соң да вазгыятьнең үзгәрмәве бик аяныч, әлбәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар