16+

Сайлау буенча беренчел нәтиҗәләр билгеле: Рөстәм Миңнеханов 94,53 процент тавыш җыйды

Хәзерге вакытта бердәм сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

- Кичә кичке сәгать 23.00дән соң, сайлаулар буенча беренче нәтиҗәләр билгеле була башлады. Хәзерге вакытка 96,65 процент беркетмә эшкәртелгән. Алдагы сәгатьләрдә алар тулысынча эшкәртелеп бетәр һәм без тулы нәтиҗәләр белән танышырбыз дип уйлыйм. Сәгать иртәнге 7.00гә алынган мәгълүматлар буенча, Рөстәм Миңнеханов өчен 94,53 процент кеше тавыш биргән, Хафис Миргалимов 2,53 процент, Рушания Билгилдеева 1,62 процент, Руслан Юсупов 0,80 процент тавыш җыйган. Сайлауларга республика халкының 84,88 проценты килгән. Бу шактый югары күрсәткеч, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading