16+

Сөембикә манарасы урынын алыштыра?

Казанның XL сәүдә үзәге каршында сентябрь башында ачылачак «Континент» балалар паркында инде Спас һәм Сөембикә манаралары пәйда булды.

Сөембикә манарасы урынын алыштыра?

Казанның XL сәүдә үзәге каршында сентябрь башында ачылачак «Континент» балалар паркында инде Спас һәм Сөембикә манаралары пәйда булды.

Бер дә борчылмагыз, болары - күчермәсе генә, тегеләре Казан Кремлендә шул килеш тора. Монда, берничә генә адым ясап, «шаулап торган диңгез»дән «эссе чүл»гә эләгергә мөмкин булачак.

«Гринстан» ландшафт компаниясе вәкиле Зөфәр Шәмсетдинов сүзләренчә, паркта эшләр июль башында гөрли башлаган. Нәниләр мәйданчыгында чүп савытлары төрле төсләрдә, кайберләре хәтта җәнлекләр рәвешендә ясалган. Экстрим мәйданында скейтбордта йөреп, тренажерларда «мыскыллар»ны мускул хәленә китереп булачак. Үзәк мәйданга исә, тере чыршы китереп, ул ел әйләнәсе торачак, Яңа ел бәйрәме дә шушында оештырылачак. «Простоквашино» мультфильмындагы төсле инде бу. Хәтерләсәгез, геройлар урманнан киселгән агачны түгел, ихата каршындагы тере чыршыны матур итеп бизәп куя. Парк юлга якын урнашкан, шуңа да, яшел калкулыклар өеп куеп, аны юлдан аерганнар. Бу тавыш белән газдан саклау өчен дә менә дигән чара икән.

- «Континент» паркының исеме җисеменә туры килеп тора: ул берничә континентка бүленәчәк. Тегендә Төньяк Америка булачак, ә без Евразиядә басып торабыз, - дип аңлатты ландшафт дизайнеры Зөфәр Шәмсетдинов. - Африканы зур комлык, Австралияне чәчәклек итеп эшлибез. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман халык белән очрашып, паркның нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу оештырылган иде. Тәкъдимнәр, әлбәттә, исәпкә алынды. Элек парклар төзегәндә, комачау иткән агачларны кисә торган булганнар. Ә без исә барысын да парк буенча күчереп утырттык.

Евразия уртасында Спас һәм Сөембикә манарасы рәвешендә ясалган таучыклар тора. Без килгәндә, аның тирә‑ягына яшел (җир), зәңгәр (су) һәм сары (комлыклар) төстә спорт өслеге җәяләр иде. «Ардман» компанияләр группасының резин өслек җәю буенча өлкән белгече Павел Аксенов сүзләренчә, алар Казанга Түбән Новгородтан инде берничә ел килеп эшли. Универсиаданың кайбер спорт корылмаларында да шундый өслекләр җәйгәннәр.

- Аларда җәрәхәт алу мөмкинлеге бермә‑бер кими. Теннис, волейбол, гандбол уйный торган мәйданнарда кулланырга мөмкин, ләкин өстеннән үкчәле аяк киеме белән йөрергә ярамый, тишелеп чыгуы бар. Яңгыр яуганда җәяргә ярамый, шуңа да һава торышының берничә көйсез көнендә эшсез утырдык, - диде Павел Аксенов.

Паркта мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар тудырыла. Җәен велосипедлар белән роликлар, кышын чаңгы белән тимераякны прокатка алырга мөмкин булачак.

Парк янында яшәүче Светлана Данилова сүзләренчә, бу урынга «Континент»ка кадәр үк халык күп йөргән, балалар да үз иткән булган.

- Монда төзелеш баш­ланганда, эшчеләргә комачау итмәс өчен, парк эченнән түгел, тирә-ягыннан әйләнеп йөри идек. Бик матур һәм кызыклы урын булырга охшаган, - диде Светлана ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading