16+

Сентябрьдә “Салават күпере”нең биш йортында өй туйлары гөрләячәк

«Казан» җитештерү-төзелеше берләшмәсе «Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында төзелеш эшләрен төгәлләү вакытын җиткерде.

Сентябрьдә “Салават күпере”нең биш йортында өй туйлары гөрләячәк

«Казан» җитештерү-төзелеше берләшмәсе «Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында төзелеш эшләрен төгәлләү вакытын җиткерде.

Биш социаль ипотека йорты 10 февральгә монолит эшләр буенча 90 һәм кирпеч эшләре буенча 80 процентка әзер булачак. Ә 11/2 һәм 11/4 йортларында инженер челтәрләре монтаж эшләре төгәлләнгән. «Казан» җитештерү-төзелеш оешмасы баш инженеры Айрат Фасиков төзелеш мәйданына компаниянең пресс-туры вакытында сентябрьгә биш йортны эшләп бетереп тапшыру мөмкин эш дип белдерде.
«Президент карары эш барышына уңай тәэсир итте, яшереп тормыйм», - дип билгеләп үтте баш инженер.
«Эш яңартылды, график буенча барабыз. Заказчы белән булган барлык мәсьәләләр чишелде, шул исәптән, финанс яктан да. Фатирларны бүлү белән Дәүләт торак фонды шөгыльләнә. Йортны тапшыру-кабул итү вакытында торак хуҗалары чакырыла, кимчелекләр булса без аларны 2-3 көндә төзәтеп бетерергә әзер. Теләсә кайсы тапшырылучы эш контроль узарга тиеш, бу мөһим», - дип йомгаклады Айрат Фасиков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading